Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 ноябрь 2018, 13:20

Баланың дөрес сөйләме – шәхеснең гармонияле үсеш нигезе

Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән бала, башка сабыйлар кебек үк, үзенең үсешендә социаль тәрбия үзләштерүгә, җәмгыять тормышына кереп китүгә юнәлтелгән. Ләкин моның өчен ул үтәргә тиешле юл гомум кабул ителгәннәрдән бераз аерыла: физик һәм психик җитешсезлекләр үсеш процессын үзгәртә, авырлаштыра, һәр җитешсезлек үзенчә аның үсешенә йогынты ясый. Шуңа күрә аларны кисәтү, коррекцияләү һәм компенсацияләү мөһим бурычлар булып тора.

Сөйләм бозылу – мәктәпкәчә өлкән төркемдәге балалар арасында ярыйсы ук таралган күренеш. Авазлар әйтелеше җитешсезлекләрен, лексика, грамматика җитешсезлекләрен вакытында бетермәгән очракта алар тирә-юньдәгеләр белән аралашуда авырлык кичерә.

Практикадан күренүенчә, бала белән даими эшләгәндә аның сөйләмендәге җитешсезлекне бетерергә мөмкин. 2 санлы Стәрлебаш балалар бакчасы базасында логопед пункты эшли, анда яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып балаларның сөйләмен үстерү буенча диагностик һәм коррекция эше алып барыла. Монда логопед тикшерүе нигезендә һәм психолого-медико-педагогик консилиум карары нигезендә 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар кертелә. Уку елы дәвамында оештырылган белем бирү эшчәнлеге атнасына 2-3 тапкыр диагнозга бәйле рәвештә индивидуаль, шулай ук төркемләп үткәрелә. Көн саен артикуляцион гимнастика үткәрелә. Аны утырып эшлиләр, чөнки бу торышта баланың аркасы туры, гәүдәсе киеренке хәлдә булмый, куллары һәм аяклары тыныч торышта. Ул күнегүләрне үтәү дөреслеген үзаллы контрольдә тоту өчен өлкән кешенең, шулай ук үзенең йөзен әйбәт күрергә тиеш. Алар икесе дә гимнастика үткәргән вакытта стенага эленгән көзге алдында булырга тиеш. Индивидуаль эш өчен зур булмаган кул көзгесеннән (якынча 9х12 см) файдаланырга мөмкин. Әмма ул вакытта өлкән кеше баланың каршысында булырга тиеш.

В.А.Сухомлинский болай дигән: “Баланың зиһене аның бармак очларында”. Бармак уеннары баланың сөйләмен актив үстерергә ярдәм итә. Бу күнегүләр вак моториканы, кул чуклары хәрәкәте координациясен үстерә, димәк, сөйләм һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итә; игътибарлылык, уйлап чыгару осталыгы һәм хәтерне үстерә, сабыйда үзенең гамәлләрен сөйләү тойгысы тудыра.

Сөйләмне үстерү, авазларны ныгыту, укытучы-логопед, белгечләрнең, тәрбияченең һәм әти-әнинең үзара бергә эшләвен кузаллый. Бала белән аралашканда әти-әни аның белән “бәбиләрчә” сөйләшмәве бик мөһим. Еш кына сөйләмдә хаталарны җиңү өчен шушы да җитә, бала белән өлкәннәрчә сөйләшкәндә аның үзенә дә күңелле. Нәкъ менә өлкән мәктәпкәчә яшьтә физик, психик һәм интеллектуаль иминлек нигезе салына.

Планлы эш өчен без күргәзмә әсбапларны киң кулланабыз: төркемнәрдә махсус “логопед почмаклары” җиһазландырылган, ата-аналар өчен стендларда сөйләм бозылуның төрләре һәм сәбәпләре турында мәгълүмат бирелә, авазларның дөрес әйтелешен ныгытуның, сөйләмнең грамматик чараларын камилләштерүнең анык ысуллары тәкъдим ителә.

Шулай итеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән коррекция-логопед эше белгечләр һәм ата-аналарның ярдәмендә киң кулланыла һәм балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсен күтәрергә, үзенең потенциалын тулысынча күрсәтергә, шулай ук психологик уңайлылык тойгысы бирә. Шулай ук мәктәпкә бару, яңа белемнәр алу, үзләштерү теләге тудыра. Балалар мәктәптә уңышлы белем алуга әзер була, безнең эшнең төп максаты да шул.

Гөлнара ИШМУРАТОВА, 2 санлы Стәрлебаш балалар бакчасының укытучы-логопеды.

Читайте нас: