Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 ноябрь 2018, 13:45

Медицина белешмәсе – электрон төрдә

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары чираттагы пленар утырышта “Башкортстан Республикасында хосусый медицина эшчәнлеге турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Закон кабул итте. Үзгәрешләргә ярашлы, шәхси медицина эшчәнлеге алып баручы субъектлар белешмә­ләрне, дарулар һәм медицина эшләнмәләренә рецептларны пациент яисә аның законлы вәкиле рөхсәте белән федераль башкарма власть органы билгеләгән тәртиптә электрон төрдә бирергә хокуклы.

- Документларның электрон төрдә әйләнеше төрле өлкәләрдә көннән-көн киңрәк тарала, – ди парламент Рәисе Константин Толкачев. – Моңа бәйле, законнарга үзгәрешләр вакытында кертелергә тиеш. Әлеге законга ярашлы, хосусый медицина оешмалары пациентлар, аларга күрсәтелүче медицина хезмәте, оешманың эшчәнлеге турында белешмәне үз эченә алган мәгълүмат системасы булдырырга хокуклы.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: