Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 октябрь 2018, 16:40

Грипптан прививка эшләттегезме?

Башкортстанда әлегә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны аз, эпидемия теркәлмәгән. Бу күпләп прививка ясату белән бәйле, ди белгечләр.

Башкортстан - халыкка вакцинация эшләү тиешле дәрәҗәдә куелган субъектларның берсе. Быел республикада 698 мең кешегә гриппка каршы прививкалар ясалган, шуларның 149 меңе — балалар.
Алда торган эпидемия сезоны алдыннан республикада гриппка каршы - 1,6 миллион кешегә, шул исәптән 350 мең балага, прививка ясау планлаштырылган.
Вакцинация авырулар саны арта башлаганчы 2-3 атна эчендә үткәрелергә тиеш. Прививканы медицина учреждениесендә ясатырга кирәк, шул ук вакытта вакцинация алдыннан табибка күренү мәҗбүри.
Гриппка каршы прививкаларның иң отышлы вакыты – сентябрьдән ноябрьгә кадәр. Прививка ясатканнан соң иммунитетның эпидемия башланганчы формалашуы мөһим.
"Роспотребнадзор" идарәсе белгечләре прививка ясатырга тиешле исемлеккә кермәгән оешма җитәкчеләренә гриппка каршы вакцина сатып алуга вакытында акча бүлергә һәм үз хезмәткәрләрен гриппка каршы вакциналаштырырга киңәш итә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: