Хәзерге вакытта ОРВИ белән чирләү бик еш күзәтелми. Грипп һәм ОРВИ белән чирләү республикада гадәттә декабрь-февраль айларында еш очрый.
Үткән эпидемик сезонда грипп һәм ОРВИ белән чирләүнең артуы 10 атна дәвамында теркәлгән: 2018 елның 5 февраленнән 15 апреленә кадәр. Бу сезонның үзенчәлеге булып өлкән халык арасында чирнең эпидемик баскычы күтәрелүе торды.
Грипп - грипп вирусы китереп чыгарган сулыш юлларының инфекцион авыруы, сулыш алу системасының үткен вируслы авырулары (ОРВИ) арасына керә. Грипп вирусларыннан сезонлы эпидемияләр чорында дөньяда ел саен 250дән 500 меңгә кадәр кеше үлә, аларның күбесе 65 яшьтән өлкәнрәк.
Грипп вирусы бик тиз таралучан. Инфекция белән башка кеше ютәлләгәндә, яисә төчкергәндә зарарланырга мөмкин. Чөнки бу вакытта авыру кешедән яисә вирусны йөртүчедән авыру тудыручы, шул исәптән грипп вируслы бактерияләр тарала һәм авыру тирәсендә зарарлы зона барлыкка килә.
Организмда вирус эләккән 4-6 сәгать эчендә үрчи. Таралудан саклану өчен организм шул урынга иммунитет күзәнәкләрен юнәлтә. Лимфа төеннәрендә вируска каршы торучы тәнчекләр эшләп чыгарыла башлый, тик алар 1,5—2 атнадан соң гына көчәя.
Чир йогу белән авыру башланып китү арасы зур түгел – 12 сәгатьтән алып 1-3 көнгә кадәр. Авыру еш кына кинәт башлана: хәл бетә, өшетә, баш авырта, тән, буыннар сызлый. Тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә һәм, ничек кенә дәвалауга карамастан, 4-6 көн шулай тора. Авыруның тамагы, борыны кибә. Берникадәр вакыттан соң (12-24 сәгать) борында, тамак төбендә үзгәрешләр башлана: борыннан су ага, кан килүе дә ихтимал. Авыруны ютәл йөдәтә, башта ул коры, өзлексез була, аннары юешләнә. Нәни балаларның бугазда, трахееда барлыкка килгән ялкынсынуларының еш кына тын бетү, сулыш кысылу өянәгенә китерүе бар һәм бу чакта инде ашыгыч рәвештә табиб ярдәме кирәк.
Грипп белән авырганда ашкайнату бозыла: тел кубык белән каплана, аппетит бетә. Эч ката, сирәк кенә эч китүе, хәтта ашказаныннан кан килүе ихтимал. Хроник авырулы кешеләр (ревматизм, туберкулез һ.б.) гриппны аеруча авыр кичерәләр. Грипп организмның саклау көчен киметә, шуның аркасында тын алу органнары, үзәк нерв системасы, йөрәк, бөер һәм башка органнарда төрле авырулар барлыкка килә. Нәни балаларның, грипп белән чирләгәндә, еш кына колагы авыртучан була.
Грипп өзлегүләр белән бик хәвефле: үпкә ялкынсыну (пневмония, бронхит). Нәкъ менә пневмония үлемечле очракларның күбесенең сәбәпчесе булып тора; өске сулыш юллары һәм ЛОР-органнарның өзлегүе (отит, синусит, ринит, трахеит); йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр (миокардит, перикардит); нерв системасы ягыннан өзлегүләр (менингит, энцефалит, невралгия, полирадикулоневрит).
Грипп вакытында еш кына булган хроник чирләрнең катлаулануы да күзәтелә.
Гриппны һәм аңардан өзлегүләрне кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы – вакциналаштыру. Менә инде 60 елдан артыграк хәвефсез һәм нәтиҗәле вакциналар кулланыла.Сәламәт кешеләрдә гриппка каршы вакцина саклау чарасы булып тора. Өлкән яшьтәгеләр арасында гриппка каршы вакцина азрак нәтиҗә бирсә дә, чирнең авырлыгын һәм өзлегүләрне күпкә киметә.
Вакциналаштыру аеруча югары хәвеф төркемендәге кешеләр, шулай ук алар белән яшәгән һәм аларны караганнар өчен дә бик мөһим.
Түбәндәге төркем кешеләр өчен ел саен вакциналаштыру киңәш ителә: йөклелекнең барлык чорындагы хатын-кызлар; 6 айдан 5 яшькә кадәрге балалар; 65 яшьтән һәм өлкәнрәк кешеләр; хроник чирләре булган кешеләр; сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре.
Авыруны булдырмас өчен, өйдә, производствода, учреждениеләрдә санитария кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Биналарны әледән-әле җилләтергә, шәхси гигиена таләпләренә игьтибарлы булырга: авыз-борынны дүрт катлы марлядан ясалган маска белән капларга. Балаларда авыруның беренче билгеләре сизелүгә үк, аларны бакчага, мәктәпкә йөртми торырга, зурларга да, авыру беленүгә, эшли торган урыннарына хәбәр итеп, чирне башкаларга йоктырмас өчен, берничә көн эшләренә бармый торырга киңәш ителә. Авыру башланганны сизүгә, больницага бармаска, ә өйгә табиб чакыртырга. Алдан ук гриппка каршы вакцина куллануның файдасы зур.
Грипп инфекциясе таралуны булдырмауда авыруны өй шартларында дөрес карауның роле зур. Авыру беренче сәгатьләрендә үк аерым бүлмәгә күчерелергә яки чаршау, простыня белән аерылырга тиеш. Беренче 3-4 көндә авыруның төкреге, селәгәе, какрыгы аеруча йогышлы. Шуңа күрә аларны төкерү савытларын махсус эремә белән эшкәртү зарур. Авыру йөткергәндә, төчкергәндә авызын яулык белән ябарга тиеш. Бинаны көненә өч тапкыр, ким дигәндә, 30-40 минут җилләтергә кирәк. Авыруга аерым савыт-саба тотарга, аларны аерым юарга кирәк. Авыру белән озак сөйләшергә, аның караватына утырырга ярамый. Авыруның әйберләренә, үзенә кагылганда, кулларны сабынлап юарга кирәк. Барлык шушы саклану чараларын үтәгәндә, грипп авыруын булдырмаска мөмкин.
Л.Р.ЙОСЫПОВА, “Башкортстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” сәламәтлек саклау учреждениесенең Стәрлетамак районара филиалы табиб-эпидемиологы.