Югач, алар чистарып, балкып китүенә карамастан, су аларга зур зыян да китерә икән. Ул баш тиресен корыта һәм тире астындагы майның нык бүленүенә китерә, монысы инде чәч коелуга сәбәпче була.
Кыскасы, көн дә чәч юучыларга уйланырга урын бар. Чәчнең табигый мае аны дәвалый һәм дымлануын тәэмин итә. Моны табигый кондиционер дип кабул итәргә кирәк, ди белгечләр. Һәм чәчне һичьюгы өч көнгә бер генә юу зарурлыгын белдерә.