Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 сентябрь 2018, 14:12

Ракның бер хәвефле төрен кисәтү ысулы табылган

Яңа Көньяк Уэльс (Австралия) университеты галимнәре эчәклек рагын сәламәт тормыш рәвеше алып барып кисәтеп булуын ачыклаган.

Эчәклек рагы – дөньяда иң киң таралаган яман шеш төрләренең берсе. Ел саен аның 600гә якын яңа төре ачыклана. Авыру хәвефе яшь олыгайган саен арта бара.
Тикшерүчеләр раславынча, эчәклек рагының иң төп сәбәпләре – тәмәке тарту, симерү һәм күп алкоголь куллану. Хәвеф аеруча ирләргә яный, хатын-кызларга караганда, аларда симерү белән яман шешнең бәйләнеше көчлерәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: