Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 сентябрь 2018, 13:17

Уфалылар муен һәм баш яман шешенә бушлай тикшерү үтә алачак

Бу атнада Уфада муен һәм баш авыруларының иртә диагностикасы буенча акция үтә, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы. 19, 20 сентябрьдә уфалылар 13нче шәһәр клиник дәваханәсендә, 32, 43, 50нче поликлиникаларда тикшерү үтә ала.

Пациентлар белән онколог, стоматолог, лор-табиб, дерматолог һәм эндокринолог эшләячәк.
Кабул итү 9-16 сәгатьләрдә. Үзең белән паспорт һәм медицицина полисы булу мотлак.
Күрсәтмәләр булган очракта кешеләрне өстәмә тикшерүгә җибәрәчәкләр.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: