Башкортстанда бүген авырлы 324 хатын ВИЧ инфекцияле.
15 яшькә кадәр 222 үсмер махсус исәптә тора. Аларның 216сы авыруны әниләреннән перинаталь юл белән йоктырган. Өчесе – инъекцияләр аша, берсе ана сөте белән.
Шулай ук 283 ВИЧ-инфекцияле бала тууы хакында билгеле (158 малай, 125 кыз).
Бу куркыныч авырудан саклану чаралары бүген һәркемгә билгеле. Шуларны онытмасак иде. Сабыйларның ни гаебе?..