Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 август 2018, 14:09

Күкрәк сөтен имезү – сәламәтлек нигезе

Үзәк район дәваханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге, республиканың башка медицина учреждениеләре кебек үк, дөньяның 170 илендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хуплавында 1 августтан 7сенә кадәр күкрәк сөте имезүне хуплау атнасы үткәрергә кушылды.

Аның максаты – буласы әниләргә күкрәк сөте имезүнең өстенлекләре турында сөйләү. Күкрәк сөтенең яңа туган сабый өчен иң яхшы туклану чарасы булуы расланган. Әнисенең сөтен имеп үскән балалар нерв психик һәм физик үсештә үзләренең ясалма тукландырылган яшьтәшләреннән күпкә өстен була.

Беренче йөклелекне озакка сузарга ярамый, ә сабыйны озаграк имезү яхшырак, дип саный белгечләр. Сүз баланың сәламәтлеге турында гына түгел, хатын-кызның сөт бизләре чирләреннән саклау турында да бара. Маммологик чирләрдән саклануның иң гади ысуллары турында хатын-кыз консультациясе акушер-гинекологы, табиб Артур Байсуаков сөйләде. Йөклелек буенча исәптә торучы хатын-кызлар лекция тыңларга, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә килде. Кемдер беренчегә әни була, ә кемнеңдер ике-өч баласы бар да инде. Очрашу аралашу төрендә үтте, акушеркалар Э.Рафикова, Г.Таюпова, Г.Мөхәммәтшина хатын-кызларга дөрес итеп имезү буенча киңәшләр бирде, сөтне саву, баланы күкрәккә дөрес итеп китерү буенча осталык дәресләре күрсәтте. Катнашучыларның барысы да сөт бизләрен үзең тикшерү турында тематик брошюралар алды.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: