Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 август 2018, 11:32

Заманча офтальмологик ярдәм

Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты үзенә генә хас хирургик технологияләрен һәм дәвалау ысулларын әзерләү, офтальмохирургия өлкәсендәге дөньядагы иң яхшы технологияләрне гамәлдәге сәламәтлек саклау эшендә камилләштерү һәм куллану белән шөгыльләнүче республиканың алдынгы фәнни-тикшеренү учреждениесе.

Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты табиблары күз авыруларын дәвалауда яңа технологияләрне киң куллана. Лазер ярдәмендә дәвалаучы яңа корылма балаларны да кабул итәргә мөмкинлек бирә. Катлаулы операцияләр ясатырга Русия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә киләләр. Соңгы технологияләргә нигезләнгән корылма - фемтосекундлы лазерны Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты табиблары Русиядә тәүгеләрдән куллана башлый. Күз авыруларын дәвалауда аның мөмкинлекләре күп - лазер хирург эшен җиңеләйтә, күзнең җәрәхәтләнүен киметә, процедураның вакытын кыскарта һәм пациент өчен операцияне авырттырусыз башкара, реабилитация вакыты да кыскара. Элек хирург бар этапларны да кулдан ясаса, хәзер бу эшне фемтолазер алыштыра. Әлегә аппарат берничә төбәктә генә бар. Әмма бу институтта табиблар 2-3 яшьлек балаларны да кабул итә. Киләчәктә яңа туган сабыйларга да операция ясарга планлаштырыла. Чөнки никадәр иртәрәк, шулкадәр яхшырак. Ел саен шушы учреждение табиблары кулыннан меңәрләгән пациент үтә.

Глаукома ярыйсы ук киң таралган һәм начар нәтиҗәләргә китерүче күз авыруы. Аның белән чирләгәндә күз басымы арта, күрү сәләте кими. Глаукома – хроник чир, ике күзгә дә тарала. Кызганычка каршы, дәвалап булмый торган чирләр исәбенә керә. Күпчелектә 40 яшьтән соң чирли башлыйлар.

Озак вакыт глаукома үзен берничек тә сиздерми. Ул күз басымын үлчәгәндә, күзлек сайлаганда офтальмологка мөрәҗәгать иткәндә ачыклана. Дәвалау соңлап башланганда күзләрнең күрү сәләтен тулысынча кире кайтару мөмкинлеге югала. Билгеләп үтәргә кирәк, көньяк районнардан килгән пациентлар республика бюджеты исәбенә чиратсыз һәм бушлай операция ясату мөмкинлегенә ия. Пациентларга безнең поликлиникага нибары район окулисты юлламасы һәм кирәкле анализлар белән генә килергә кирәк.

Махсус тикшерү үткәргәннән соң гына глаукома диагнозын табиб-офтальмолог куя. Чирне дәвалаганда күрү сәләтен саклап калу һәм чирнең артабангы үсешен туктату өчен күз басымын төшерү – төп максат. Глаукоманы дәвалаганда яхшы нәтиҗәләргә чирнең тәүге стадияләрендә генә ирешергә мөмкин. Диагноз куелганнан соң дәвалау күз басымын төшерү өчен күзгә сыек дарулар салудан башлана һәм моны гомер буена эшләргә туры киләчәк! Әгәр дә мондый гипотензив ысул тиешле нәтиҗә бирми икән, Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында югары технологияләр кулланып, бушлай хирургия дәвалавы үткәрелә.

Гүзәл ЗӘЙНЕТДИНОВА,

Уфа күз авырулары

фәнни-тикшеренү институтының

оештыру-методик бүлеге мөдире.

Читайте нас: