Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 июль 2018, 12:11

Русия табиблары Башкортстан анестезиологы яклы

Учалыдан табиб-анестезиологны яклап оештырылган флеш-моб Русия буйлап таралды.

Илнең төрле шәһәрләреннән медицина хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә эш урыннарыннан селфи куя. Акцияне, медицина этикасын бозуда гәепләнүче коллегасын яклап, табиб Ринат Абдрахманов тәкъдим иткән. Фотолар #АнестезиологТаКеше хэштегы белән тарала.
Ак халатлылар медицина учреждениеләреннән илнең төрле почмакларыннан фотолар сала, әмма әлегә беркемнең дә пациент белән төшкән фотосын бастырып чыгарырга батырлыгы җитмәгән.
Операция бүлегеннән кушеткадагы авыру белән бергә төшкән селфи өчен Учалы табибына карата Башкортстанда тикшерү эшләре башланган.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Читайте нас: