Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 июнь 2018, 13:58

Һәрвакыт ярдәмгә ашыга

Сәламәтлек кирәк һәр кешегә, Дөнья кора сәламәт кешеләр. Кеше сәламәтлеге сагында тора Ак халатлы чын кешеләр.

Менә шул ак халатлы чын кешеләрнең берсе – Сарайса фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Зәрия Әбделкадыйр кызы Исәнгужина (рәсемдә)Стәрлебаш районының Югары Шәкәр авылында Әбделкадыйр һәм Мәфтуха гаиләсендә сигезенче бала булып 1969 елда дөньяга килә. Шәкәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, ул Салават медицина колледжына укырга керә. Аны тәмамлагач, Салават нефтемаш дәваханәсендә 1987 елда эшли башлый. 1990 елда тормыш иптәше Рамилнең туган авылы Сарайсага кайтып яши башлыйлар. Каената һәм каенаналарының өе янына зур йорт тергезәләр. 1991 елда Сарайса медпунктында эш башлый. Бина иске, ярым җимерек хәлдә була. Ремонт үткәрелә. Шушы көннән алып бүгенге көнгә кадәр җиң сызганып ару-талу белми, кайвакыт йокысыз төннәр дә үткәреп, кешеләр сәламәтлеген саклауга, һөнәренә тугры калып хезмәт итә ул. Зәрия Әбделкадыйр кызы Сарайса һәм Бүләк авыллары халкын хезмәтләндерә. Аңа 310 кешенең сәламәтлеген кайгырту бурычы куелган. Фельдшер эше җиңелдән түгел, өлкән яшьтәгеләрне өйләренә барып дәвалау, көтмәгәндә килгән бәла-казалардан имгәнүчеләргә ярдәм итү.

- Халык белән тату эшлибез. Алар минем эшемне хөрмәтли, ярдәм итә. Үзара аңлашып эшләү һәм яшәү эшемә дәрт өсти, тырышып эшлисе килә, - ди Зәрия.

Эш дәверендә халык ярдәме белән медпункт бинасына ике тапкыр ремонт ясалды. Авыл биләмәсе хакимияте ихатаны яңартырга булышлык итте. Моның өчен ул авылдашларына һәм Сарайса авыл биләмәсе җитәкчелегенә рәхмәтле. Каенанасы кебек үк, Зәриянең үзенең дә гаиләсендә игезәк кызлар үсеп буй җиткерде. Хәзер алар нефть университетын тәмамлап, белгечлекләре буенча Свердловск өлкәсендә эшлиләр. Уллары Айнур гаиләсе белән Салават шәһәрендә яши. Ул Уфа юридик институтын тәмамлап, Эчке эшләр министрлыгында эшли. Алар гаиләсендә дә игезәкләр – кыз һәм малай үсә.

Авыл җирендә хуҗалыкта да эш җитәрлек. Тормыш иптәше Рамил вахтада (Төньякта эшли) булганда хуҗалыктагы барлык мәшәкатьләр Зәрия Әбделкадыйр иңенә төшә. Ул барысына да өлгерә, һәр эшен җиренә җиткереп үтәргә күнеккән. Йорт хуҗалыгы зур, тормышлары җитеш аларның. Без, авыл халкы, олысы һәм кечесе, берни белән дә исәпләшми, җылы, ышанычлы, сүзен дә, ягымлы карашын да кызганмаган, үз һөнәрен тирән белгән, үз өстендә туктаусыз эшләгән, 30 елдан артык эш тәҗрибәсе туплаган белгечкә сәламәтлек, уңышлар гына телибез. Римма БАТЫРШИНА.

Сарайса авылы.

Ф.ЙОСЫПОВА фотосы.
Читайте нас: