Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 июнь 2018, 14:03

Аларны медицинага сөю дуслаштыра

Дистәләгән еллар дәвамында авыл фельдшеры – бар нәрсәне дә хәл итәргә бурычлы абруйлы медицина хезмәткәре санала. Сәламәтлек белән нинди генә проблемалар булмасын, авыл халкы нәкъ фельдшер-акушерлык пунктларына бара. Район дәваханәсенә бару - бик кискен вакытта гына була торган хәл. Авылда фельдшер, нинди һава торышы булуга карамастан, көннең һәр тәүлегендә дә беренчеләрдән булып ярдәмгә килә. Аларның эш көннәре нормага салынмаган, гадәттә ял көне дә, бәйрәм дә юк. Уйлап карасак, авыл фельдшеры – ул гаилә докторы.

Укол, массаж ясау, балаларны һәм өлкәннәрне хезмәтләндерү, бәхетсезлек очракларында табиб килгәнче ярдәм күрсәтү - авыл фельдшерының осталыклары чиксез кебек. Ул шулай ук диспансерлаштыруда да актив катнашырга тиеш, авыл халкына профилактик медицина тикшерүе үткәрергә, исәп алып барырга һәм чирлеләрне ачыкларга, алар вакытында табибка барсын өчен контрольдә тотарга, диспансер исәбендә булган кешене тикшерергә бурычлы. Боларның барысын да булдырыр өчен, күп һәм намуслы эшләргә генә түгел, ә һөнәргә бар булмышыңны бирергә кирәк. Авыл фельдшерларының күбесе шулай яши дә.

Фельдшер Равилә Галиуллина һәм акушерка Рәмзилә Шәрипова (рәсемдә) һөнәрләрен тормыш рәвеше иткән нәкъ шундый кешеләрнең берсе. Аларның эш көне - кичектермәслек эшләр чираты. Аларга беркетелгән территориядә 743 кеше яши, шуларның 88е - балалар. Һәм аларның һәрберсенең үз чире, проблемасы бар. Авырулар белән уртак тел табу, аларның психологиясен аңлап, тәннәренә сихәт кенә бирмичә, җаннарына шифа да бирергә өйрәтәләр алар. Авыруларның барысы да бер авылда яшәсә яхшы булыр иде дә бит. Әмма юк. Алар бишәү - Бузат, Гали-Бузат, Кече-Бузат, Карамалы-Бузат, Кызылъяр. Аларның тикшерүе астында авырлы хатын-кызлар да, яңа туган сабыйлар да бар. Бер сүз белән әйткәндә, эш җитәрлек. Әлеге авылларга аларга җәяү йөрергә туры килә, чөнки эш транспорты юк. «Безнең эш үзенчәлеген аңлаган тормыш иптәшләребезгә чиксез рәхмәтлебез, безне чирлеләр янына яки район үзәгенә алып барырга вакыт табалар», - ди ханымнар. Рәмзилә Нәркис кызы һәм Равилә Ягъфәр кызы - классташлар, алар балачактан ук медик һөнәрен сайларга карар итә. Бузат урта мәктәбен тәмамлаганнан соң икесе дә Салават медицина училищесына укырга керә, ә аны тамамлагач, туган авылларына кайталар. Менә инде 35 ел бергә Бузат фельдшер-акушерлык пунктында иңгә-иң терәшеп эшли алар. «Еш кына, аеруча өлкән яшьтәге пациентлар, сүзне сәламәтлеккә зарланудан түгел, ә ничек яшәүләре турында сөйләүдән башлый», - ди алар эшләренең нечкәлекләре турында.

Медицина хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән соравыма: ярдәмчел һәм битараф булмау, ди бертавыштан мәкалә геройлары. Кеше кайгысына битараф була алмауларын әйтә ханымнар. Бәлки, шуңадыр да алар авыл халкы арасында зур абруй казанган. Бузат фельдшер-акушерлык пунктына ремонт ясалган, бинада чиста, идән буялган, кабул итү, процедура, балалар кабинетлары бар. Бар җирдә дә тәртип. Аларга көненә уртача уннан артык кеше мөрәҗәгать итә. Әмма, алар сүзләренә караганда, вакытның күп өлешен кәгазь эше ала.

Ханымнарга гомерләрен медицинага багышлаган еллар эчендә төрле чирлеләрне дәваларга, авыр хәлләр белән эш итәргә туры килә. «Өйгә арып кайткач, нигә шушы һөнәрне сайладым икән, дигән уйлар били. Ә соңыннан синең килүеңне түземсезләнеп көткән, хезмәтең өчен чын күңелдән рәхмәт әйткән кешеләрне уйласаң, дөрес юл сайлавыңны аңлыйсың. Һәм мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм», - ди елмаеп Рәмзилә Нәркис кызы. Бу сүзләр белән аның коллегасы да ризалаша.

Бергә эшләү чорында алар арасында бервакытта да аңлашылмаучанлык булмый, ә хикмәт шунда, аларны сайлаган һөнәрләренә карата авылдашларына ярдәм итү, алар сәламәтлеге сагында тору теләге берләштерә. Агымдагы елда Рәмзилә Нәркис кызы һәм Равилә Ягъфәр кызы хаклы ялга чыгалар. Һәм авыл халкы артабан аларны кем хәстәрләр икән дип борчыла, чөнки бу авыл биләмәсендә, гомум алганда, өлкән яшьтәгеләр яши, яшьләр шәһәргә омтыла. «Бәлки, тагы да эшләрбез», - дип елмая әңгәмәчеләрем. Ни дисәң дә бу эшкә алар бар гомерләрен багышлаган.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.


Читайте нас: