Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 июнь 2018, 12:58

Дарулар җитешмәвен тиз арада хәл итәргә!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ташламалы категорияле гражданнарны дарулар белән тәэмин итү һәм сабыйлар үлемен киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлык һәм ведомстволар, сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Рафаэль Яппаров ташламалы категорияле гражданнарны дарулар белән тәэмин итү проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләде. Ул белдерүенчә, кичектерелгән рецептлар исәбе апрель ахырына 957гә җиткән, ә агымдагы елның биш аенда министрлыкка дарулар белән тиешенчә тәэмин ителмәү турында 1 мең 133 мөрәҗәгать килгән.
Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен көн саен оператив киңәшмәләр үткәрелә. Конкурслар уздыру буенча “юл карталары” булдырылган. Сәламәтлек саклау министры сатып алуларны урнаштыру эшен координацияләү максатында икътисади үсеш министры белән очрашты. Дарулар складта булмаган очракта, пациентны профильле стационарга урнаштыралар. “Юл карталары”на ярашлы, бүленгән финанс чикләрендә дарулар тәэминаты июнь ахырына кадәр көйләнәчәк.
Республика Башлыгы Сәламәтлек саклау һәм Финанс министрлыкларына дарулар сатып алу өлкәсендә үзара бәйләнешне ныгытырга, әлеге хәл башкача кабатланмасын эшен тиешле чаралар күрергә кушты.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Рита Вәлиева республикада сабыйлар үлеме очракларын киметү чаралары турында сөйләде. “Башкортостанстат” мәгълүматлары буенча, агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында бу күрсәткеч исән туган бер мең сабыйга 5,8 очрак тәшкил итә. Бу күрсәткечне киметү максатында перинаталь, медицина-генетика үзәкләренә республика өстәмә акча бүлә.
Киңәшмә барышында балалар поликлиникаларының матди-техник базасын ныгыту, кече яшьтәге балаларны реабилитацияләү системасын үстерү, җитлекми туган сабыйлар санын киметү, сакчыл технологияләр кертү, дәваханәләр һәм поликлиникаларны табиблар, медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: