Барлык яңалыклар

Республикада яңа шифаханәләр ачылачак

Халык сәламәтлеге – иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Безнең төбәк өчен дә ул актуаль. Алдагы дүрт елда Башкортстанда 2 мең урынлык яңа шифаханәләр ачу һәм уртача гомер озынлыгын арттыру өчен демографик күрсәткечләрне яхшырту планлаштырыла.

“Здравница-2018” форумында республика Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары Салават Сәгыйтов шулай дип белдерде. Ул хезмәттәшлек итәр өчен төбәккә инвесторларны да чакырды.
Бүген Башкортстанда 44 шифаханә эшли, аларның 10ы дәүләтнеке. Үткән елда аларда ял итүчеләр саны 400 мең кеше тәшкил иткән.
Яңа шифаханәләрдә ял итү республикабызның һәр кешесе өчен мөмкин булыр дип ышанасы килә.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: