Барлык яңалыклар

Йөрәк-кан тамыры авыруларына игътибар арта

Башкортстанда йөрәк авыруыннан вафат булучыларның саны 17,7 процентка кимегән.

Атап әйткәндә, кан әйләнеше бозылу нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 6,8 процентка, ишемия авыруыннан – 10,3 процентка һәм инфарктан вафат булучылар 17,7 процентка азайган.
Белгечләр фикеренчә, мондый уңай күрсәткечләрнең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, авыруларны вакытында дәваханәгә озату һәм “Ашыгыч ярдәм” машиналарының камилләшүе, икенчедән “Халык сәламәтлеге көннәре”, “Кардиолог белән җәяүләп йөрү” кебек чаралар үткәрү йөрәк авыруларын алдан искәртүгә ярдәм иткән.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: