Барлык яңалыклар

Уфада меланоманы диагностикалау көне үтәчәк

21 майда Уфада меланоманы диагностикалау көне үтәчәк. Бу көнне республикада яшәүче һәркем тән тиресендә барлыкка килгән пигмент таплар буенча бушлай консультация һәм тикшерү үтә ала. Моның өчен проектның сайтында яисә кайнар элемтә телефоны буенча - 8 800 2000 345 - теркәлеп куярга кирәк:

Ел саен дөньяда 232 меңнән артык меланома очраклары ачыклана, бу яман шеш кеше гомерен берничә ай эчендә алып китәргә мөмкин. Иртә ачыкланган хәлдә 90 процент очракта авыру уңышлы дәвалана.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: