Барлык яңалыклар

Диспансерлау үткән өчен – хезмәт хакы

Дәүләт думасында Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә ниятлиләр: өч елга бер тапкыр һәркем хезмәт хакы сакланган хәлдә диспансерлау үтү өчен бер көнгә эшеннән китә алачак. Моның өчен җитәкчегә гариза язарга гына кирәк. Белгечләр фикерне хуплый, ләкин бер генә көн җитмәс, дип исәпли.

Элек Ульяновскида баш табиб булып эшләгән депутат Алексей Куринный (КПРФ) беренчел диспансерлау этабы өчен бер көн җитә, дип саный. Өстәмә тикшеренүләр кирәклеге кешеләрнең өчтән бер өлешендә генә ачыклана, ди.
Монысы инде икенче этап.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: