Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 апрель 2018, 14:02

Катаракта

Катаракта - гадәттә, 50дән узган кешеләрнең хрусталик читләре тоныклана башлау белән билгеләнә. Ул томан башта күрүгә комачауламый, күрү сәләте кимү артык сизелми. Мондый катарактаны өлгереп җитмәгән катаракта дип атыйлар. Әмма авыру көчәйгәннән-көчәя, ниһаять, яры, аксыл-соры төскә кереп, бөтен хрусталикны томалый, кеше яктыны караңгыдан аерыр хәлдә генә кала, тирә-юньдәге җан ияләрен һәм әйберләрне бөтенләй күрми. Монысы – катарактаның өлгереп җитү билгесе.

Катарактаның барлыкка килү сәбәпләре төрлечә: кешенең яшенә бәйле күз тукымаларының туклануы бозылуы, нурланыш тәэсире, шикәр чире, җәрәхәтләнү, кайбер күз чирләре (мәсәлән, глаукома, югары дәрәҗәдәге ерактан начар күрү), аутоиммун чирләре нәтиҗәсендә ялкынсыну яки организмның нәсел үзенчәлекләре. Еш кына тайпылыш хрусталикның калынаюыннан башлана. Нәтиҗәдә ул чыгынкыракка әверелә һәм яктылык нурлары ныграк чагыла башлый. Моңардан якыннан күрү көчәя, кеше ерактан начар күрә башлый. Барыннан да бигрәк бу күренеш өлкән яшьтәге кешеләрдә якыннан начар күрү белән күзәтелә: алар үзләренең күзлексез укый алуларын сизә башлый. Ләкин кыска гына вакыттан соң күз янә начар күрә башлый. Кешенең якты вакытка караганда эңгер-меңгердә яхшырак күрүе тагын бер билге булып тора. Бу хрусталикның күз бәбәге артында урнашкан хрусталикның үзәк өлеше генә томаланган очракларда була.

Ниһаять, катарактаның күренеп торган билгеләре дә байтак. Китап укыганда яки теккәндә яктырак ут кирәк була башлый. Кеше күзлеген ешрак сөртә, чөнки аңа күзлекнең пыяласы тирләгән кебек тоела. Күзләрне пленка каплаган кебек, аны сөртеп аласы килә. Хәрефләр, ә аннары текст юллары кушыла башлый. Нәтиҗәдә сез килеп туктаган автобусның, машинаның номерын аермый башлыйсыз. Хрусталиктагы үзгәрешләр төзәлмәслек хәлгә килә, бернинди дару тамчылары, махсус күзлекләр, диета яки күнегүләр аны янә үтәкүренмәле итә алмый.

Бүгенге көндә күз күремен кайтаруның бердәнбер мөмкинлеге булып күзнең тоныкланган хрусталигын алып, аны ясалма хрусталикка, яки медицина теле белән әйткәндә, интраокуляр линзага алыштырудан гыйбарәт хирургия операциясе тора.

Күз авыруларының Уфа фәнни-тикшеренү институты – хирурглар квалификациясенең иң югары дәрәҗәсен һәм танылган дөнья җитештерүчеләренең заманча җиһазларын берләштергән Русия Федерациясенең алдынгы офтальмологик учреждениесе. Күз авыруларының Уфа фәнни-тикшеренү институты Сезгә катарактаны фемтолазер-ассистентланган ультратавыш факоэмульсификациясен һәм Премиум-класс интраокуляр линзаны имплантацияләүдән торган югары технологияле медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү мөмкинлеге.

Хирургия катнашлыгы югары сыйфатлы оптикалы операция микроскоплары, ультратавышлы яңа модуляция тибындагы хирургия системаларын кулланып башкарыла. Операциянең фемтолазер этабы соңгы буынның уникаль лазер җайланмаларында үткәрелә. Хирурглар квалификациясенең югары дәрәҗәсе һәм иң заманча җайланмаларны куллану үткәрелгән операцияләрнең югары нәтиҗәлелек һәм хәвефсезлек нигезе булып тора. Күз авыруларының Уфа фәнни-тикшеренү институтында югары технологияле медицина ярдәме күрсәткәндә заманча – асферик, мультифокаль (би-һәм трифокаль), торик интраокуляр линзалар куела. Мультифокаль линзалар еракка, уртача һәм якын араларга яхшы күрүне тәэмин итә. Торик линзалар катаракталы һәм мөгез катлаулы астигматизмлы пациентлар өчен тәгаенләнгән. Интраокуляр линзаның планлаштырылган моделе турында мәсьәләне хәл итү өчен дәвалаучы табиб тарафыннан өстәмә тикшеренүләр үткәрү билгеләнергә мөмкин.
Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты.
Читайте нас: