Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 март 2018, 11:58

Бу чир турында һәркем белергә тиеш

Туберкулез – кешегә һәм хайваннарга йога торган инфекцион авыру. Авыруны микробактерияләр, беренче чиратта Mycobacterium tuberculosis (Кох таякчыгы) китереп чыгара. Кох таякчыклары авыру кешедән һава-тамчы юл белән сөйләшкән, йөткергән һәм төчкергән вакытта таралалар. Чир авыру кешедән яки авыру хайваннан таза кешегә йогарга мөмкин.

1991 елга кадәр безнең илдә елдан-ел туберкулез белән авыру кими барды, чөнки планлы рәвештә туберкулезга каршы балалар һәм олылар арасында махсус чаралар үткәрелде. Халыкның яшәү һәм культура дәрәҗәсе дә бер чама иде. Соңгы еллардагы социаль һәм экономик үзгәрешләр һәм шуның нәтижәсе буларак үпкә авыруының да үсүенә китерде.

Бүгенге көндә туберкулез авыруыннан тулысынча терелеп була. Ләкин бу авыруны башлангыч чорында белү, диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте бик зур. Авыру никадәр иртәрәк беленсә, аны дәвалау да шулкадәр тизрәк һәм уңышлырак. Халык бу авыру турында белергә тиеш. Шул вакытта гына авыруның теге яки бу билгеләре күренә башлау белән кеше табибка күренергә ашыгачак. Медицинаның төп юнәлеше - чирне вакытында кисәтү. Әгәр кеше үпкә чиренең нәрсә икәнен, аның ничек таралуын белсә, ул бу авырудан саклану ысулларын да беләчәк.

Туберкулезның бер кешедән икенче кешегә йога торган авыру икәнен күптән белгәннәр, ләкин аның ничек итеп йогуы бик озак вакыт билгеле булмый. Бары тик 1882 елны гына алман галиме Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микробларны микроскоп аша күрә. Бу ул заманның иң зур ачышларыннан берсе була.

Микроскоп белән караганда таякчык рәвешендә озынча булганга микробларны туберкулез таякчыклары дип атаганнар. Микробны ачкан галим хөрмәтенә аларны Кох таякчыклары дип тә йөртәләр. Хәзерге заманда исә аны бөтен илләрдә туберкулез микобактерияләре дип атыйлар.

Авыруны дәвалау өчен төрле дарулар куллану нәтиҗәсендә туберкулез микобактерияләре дә үзгәрешләр кичерә. Микробның озынлыгы, юанлыгы һәм формасы шактый үзгәргәннәре дә очрый. Гадәттә, Кох таякчыклары чак кына дугаланып, парлашып торалар, икегә бүленеп үрчиләр.

Кешенең иммун системасы зәгыйфь икән, авыру бик тиз «эләктереп» ала. Аның көчсезләнүенә китерүче сәбәпләр төрле: ВИЧ-инфекция, шикәр диабеты, онкологик авырулар; туклану һәм тормыш-көнкүреш шартларының начар булу; алкоголь белән чамадан тыш мавыгу, наркотик куллану.

Үпкә туберкулезына хас билге – өч атна һәм аннан да күбрәккә сузылган какырык бүленеп чыгучы йөткерү.

Йөткерү белән күзәтелә торган билгеләр: гәүдә авырлыгы кимү, аппетит югалу; хәлсезлек, тиз ару; температура күтәрелү; көчле тир бүлеп чыгару, бигрәк тә төнлә; күкрәк турысында авырту; кан төкерү.

Мондый билгеләр күзәтелгәндә, әлбәттә, беренче эш итеп табибка мөрәҗәгать итәргә тиешсез.

Туберкулез сулыш органнарыннан тыш, сидек бүлеп чыгару системасын, җенси органнарны, ми тышчасын һәм эчәклекләрне зарарлый.

Балаларда туберкулезны иртә ачыклауның төп ысулы – Манту ясату. Ул ел саен 1 яшьтән 18 яшькә кадәр үткәрелә. Хроник авырулары булган һәм туберкулез белән чирләүчеләр белән бәйләнеше булган балаларга елына ике тапкыр Манту ясала. Балада беренче тапкыр Манту пробасы уңай булган очракта, туберкулезга ул үзе генә түгел, барлык гаилә әгъзалары да тикшерелә.

Өлкәннәрдә һәм үсмерләрдә туберкулезга диагноз куюның төп алымы – 15 яшьтән соң флюорография тикшерүе үткәрү. Шундый тикшеренүдә ел саен яңа авыручылар ачыклана.

Туберкулез - хәвефле, әмма дәвалап була торган авыру. Табибка вакытында мөрәҗәгать итеп, дәваланганда начар нәтиҗәләрдән котылырга мөмкин. Шуңа да тикшеренеп торырга онытмагыз, чөнки сезнең гомерегез шуңа бәйле.
Дина МУРАДЫМОВА, Стәрлетамак районара филиалының
табиб-эпидемиологы.
Читайте нас: