Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 февраль 2018, 11:59

32 теш һәм аңардан да ким түгел!

Балачакта теш төшү – гадәти хәл: спорт җәрәхәтләре, хәрәкәтле уеннар, кариес, бәрелүләр һ.б. Башкортстанда гына да бер яки аннан күбрәк даими тешен югалткан 20 меңгә якын мәктәп укучысы! Шул ук вакытта аның нәтиҗәләре бик җитди: ризыкны чәйнәү сыйфаты кими, теш казналыгы сөягендә үзгәрешләр барлыкка килә һәм башка тешләр күчә. Алар тирәсендә ризык җыелучы патологик “кесә” барлыкка килә, тешләр селкенә башлый. Сөйләшү бозыла, бит төзелешенең үзгәреше күзәтелә. Психологик уңайсызлык турында әйтеп тә торасы юк: бала тулы дәрәҗәдә аралаша алмый. Әмма, “Витадент” Халыкара медицина концерны белгечләре ярдәмендә хәзерге вакытта өлкәннәргә генә түгел, балаларга да теш кую мөмкинлекләре бар. “Витадент” Халыкара медицина концернының генераль директоры, профессор Р.Ә.Хәсәнов белән әңгәмә шул турыда.

- Радмир Әнвәрович, әйдәгез әңгәмәне балага анык ярдәм күрсәтү мисалыннан башлыйк.

- Ярый. Менә еш кабатланучы очракларның берсе. Урамда уйнаганда, 8 яшьлек Булатның саксызлык нәтиҗәсендә алгы теше төшә. Күзгә күренеп торган югалту, шуңа күрә малайның әнисе борчуга кала. Ләкин берничә клиникада “тешне яңадан кую” үтенеченә бары тик кул гына селтиләр. Бер атнадан әниле-уллы безнең клиникага килделәр. Без тешне урынына урнаштырдык. Ел ярымнан соң пациент кабул итүгә килде: теше төзәлгән, янәшәсенә шундый ук теш тигез булып үскән.

Безнең клиникалар реплантациядә бай тәҗрибәгә ия: күчереп утыртылган тешләр 20 ел һәм аннан да озаграк хезмәт итә. Ә бу очрак үзенчәлекле: миңа беренче тапкыр атна буе кесәдә йөрткәннән соң тешне күчереп утыртырга туры килде.

- Үз тешеңне нинди вакыт эчендә кире куйдырып була?

- Никадәр тизрәк куйдырсаң, шулкадәр яхшырак. Моны бер тәүлек дәвамында эшләсәң, тешнең төзәлеп китү һәм функцияләрен саклау ихтималы зуррак. Төшкән тешне консервация өчен сыек балга яки төкереккә булса да салырга һәм мөмкин кадәр тизрәк стоматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Стоматологлар проблеманы хәл итүнең нинди ысулларын тәкъдим итә?

- Алар яки мондый очраклардан баш тартырга тырыша, яки алынмалы пластиналар тәкъдим итә. Ләкин күпчелек балалар аларны кими диярлек: алар уңайсыз һәм тотрыксыз, теш казналыгы үсү белән бәйле елына ике тапкыр алыштыруны таләп итә.

Стоматологлар балаларның денталь имплантациясе темасына нигәдер шикләнебрәк карыйлар: янәсе, теш казналыгы тулысынча формалашканчы ул ярамый. Ләкин төп сәбәп – имплантация сөякнең үсеш зоналарын боза дигән фикер дөрес түгел: имплант төшкән теш чокыры чикләрендә урнаштырыла, үсү зонасына кагылмый. Теш коронкасы, тамырдан аермалы буларак, үсми, шуңа күрә имплант белән туры килми.

- Ә дөнья практикасы нәрсә сөйли?

- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләре буенча, балаларга өлкәннәр кулланган барлык төр имплантация кулай булырга тиеш. Ләкин бер четерекле ягы: балалар имплантларының үзләренең конструктив үзенчәлекләре бар. Без мондый үрнәкләрне булдырдык һәм әлегә заказларны Израильдә эшләтәбез. Быел Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгыннан шәхси җитештерүгә сертификат ала алырбыз дип ышанам.

Кече яшьтәге пациентларга имплантларны түләүсез куябыз, күзәтеп торабыз, киңәшләр бирәбез: чөнки бу бит дөньяда тәүге тәҗрибә. Табиб-стоматологлар балалар денталь имплантациясе темасына мөнәсәбәтен үзгәртергә, проблемага күз йоммаска, аны уңай хәл итәргә тиеш.

- Радмир Әнвәрович, әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Рәйсә МУСИНА.
Читайте нас: