- Чынында, сәламәт тешләргә ия булырга яки бозылган тешләрне дәвалап, моңа ирешергә мөмкин. Киресенчә дә булуы ихтимал. Кызганычка каршы, бездә пациентларның һәм табиб-стоматологларның тырышлыгы белән генә бөтен кешенең дә тешләрен вакытында һәм югары сыйфатлы итеп дәвалау мөмкин түгел дияргә була. Моның сәбәбе шунда ки, тешләрнең чире – мәкерле теш черү – әлеге вакытта якынча узган гасырның 70нче еллар дәрәҗәсендә калган стоматология хезмәтенең куәтеннән тизрәк үсешә.
- Бу сорауга без әңгәмә барышында җавап бирергә тырышырбыз. Без, табиблар, әлбәттә инде, бу җитди проблемага ничектер йогынты ясый алганнарның игътибарын җәлеп итәргә тырышабыз. Якташларга авыру, сәламәт булмаган тешләрдән котылу, матур елмаю бүләк итү өчен стоматология хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү буенча кискен чаралар күрү зарур.
- Аны замана чире дип әйтергә мөмкин. Тешләрнең мәкерле черүе белән яшь кешеләр, әйтик, 100 ел элек, бик сирәк очраган, ә хәзер тешләрендә кариес булмаган бала сирәк! Бу, барыннан да бигрәк, туклану режимы һәм азык составы үзгәрүгә бәйле. XIX гасырдан башлап кешеләр югары калорияле, вакланган һәм пешкән ризыклар – шикәр, йомшак ак икмәк, печенье, бәрәңге, колбасалар һ.б. куллана башлый. Шунлыктан тешләргә йөкләмә кими, тупас ризык белән тешләрне һәм теш казналарын үзчистарту туктала. Нәтиҗәдә тешләр, зәгыйфьләнә, ә бактерияләр һәм микроблар киресенчә күпкә арта!
Без техник казанышларны инкарь итеп XVII-XVIII гасырлар яшәешенә кайта алмыйбыз, туклану режимын һәм составын үзгәрткән очракта да, генетик кодлашу киләчәк буыннарда зәгыйфь тешләр билгесен озак саклаячак. Шуңа күрә әлеге бәладән котылуның бердәнбер ысулы булып чирләрне кисәтү һәм авыру тешләрне вакытында дәвалау кала. Кайбер башка чирләрдән аермалы буларак, кариес үзеннән-үзе үтми. Бары тик стоматологта тешләрне сыйфатлы дәвалап кына аңардан котылырга мөмкин. Юкса, тешсез калу ихтималы зур.
- Кариес бактерияләре башта эмальне (тешнең иң каты тукымасын) эретә һәм кечкенә генә тишек барлыкка китерә. Аннары дентинга (йомшаграк тукыма) үтеп керә, соңрак – теш үзәгенә, һәм кискен өзлегү – теш авыртуын барлыкка китерә. Шул вакытта зарарланган тешне дәваламаганда периодонтит (теш тамыры яны тукымасы ялкынсыну) үсешә. Бу стадиядә дә табибка бармыйча төрле авыртуны басучы дарулар кулланып түзеп йөргән очракта бактерияләр теш казналыгына эләгеп аның эренләвенә һәм шешүенә китерә. Мондый хәлдән тешне алып кына котылырга мөмкин. Юкса, эрен лимфа һәм кан тамырлары буйлап таралып кан агулануга китерә, ә бу бик хәвефле һәм хәтта үлемечле тәмамланырга мөмкин. Хәзерге вакытта стоматология хезмәте ярдәмендә мондый сәбәпләр буенча үлемечле очраклар гаять сирәк күзәтелә.
- Беренче чиратта, үзегезнең, шулай ук барлык гаилә әгъзаларының, аеруча балаларның тешләре торышын һәрвакыт тикшереп тору зарур. Профилактика белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк.
- Һичшиксез, авыз куышлыгын чиста тоту өчен алар мөһим чаралар. Һәр иртәдә авызны ныклап чайкатырга, төн эчендә җыелган лайладан авызны, телне тазартырга, аннары гадәти ысул белән тешләрне 2-3 минут чистартырга кирәк. Тешләр арасына ризык кергән очракта теш җебе ярдәмендә мотлак рәвештә аны чыгару зарур, юкса, ризык калдыклары кариес үсешүгә сәбәпче булырга мөмкин. Теш арасындагы кариесны дәвалавы бик катлаулы һәм еш кына уңышсыз булуын билгелисе килә. Шуңа күрә өйдә махсус теш җебе булып, гаиләнең һәр әгъзасы аңардан файдалана белергә тиеш.
- Еш кына алгы тешләр тишелеп чыкканнан соң ук бозыла башлый. Балаларда кариес бик тиз үсешә. Әгәр бала теше авыртуга зарланмаса, аның тешләре тәртиптә дигән сүз түгел. Кайвакыт хәтта пульпит чире дә авыртусыз үтәргә мөмкин. Ул сөт тешләренең анатомик үзенчәлекләренә бәйле. Ләкин баланың даими тешләрен сәламәт саклау мөһимрәк, чөнки сөт тешләреннән аермалы буларак, алар урынына яңалары үсми. Урт тешләр, кагыйдә буларак, 5-6 яшьтә чыга. Алгы һәм беренче чәйнәүче тешләрнең сәламәтлегенә игътибарны юнәлтергә кирәк. Иң мөһиме, балаларны кече яшьтән тешләрне дөрес тәрбияләргә өйрәтү зарур.
- Беренче чиратта, кабул итүгә язылыгыз. Стоматологка барыр алдыннан тешләрегезне җентекләп чистартырга онытмагыз. Үзегез белән 1-2 кулъяулык, салфетка алыгыз. Кесә телефонын сүндереп куегыз. Исегездә тотыгыз, табиб-стоматолог тере кеше, ул сменасына 20шәр операция башкара. Аның нервларын саклагыз, үзегезнең теш дәвалаудан, стоматология креслосында утырырга куркуыгыз, бор-машина тавышының сезне ничек хәвефләндерүе турында сөйләмәгез. Сезнең тынычлык һәм аңлап якын килүегез үзегезнең сәламәтлек нигезе!
Фаягөл ЙОСЫПОВА язып алды.