Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 февраль 2018, 12:06

Елмаю бүләк итүчеләр

Кайчан да булса тешләре авырткан кешеләр бу төр авыртуның бик авыр кичерелүе белән килешерләр, мөгаен. Шуңа күрә табиб-стоматолог һөнәре һәрвакыт ихтирамлы. Бүген бөтен дөньяда әлеге һөнәр ияләре үзләренең һөнәри бәйрәмен – Халыкара стоматологлар көнен билгели. Безнең илдә ул күптән түгел генә билгеләнә башласа да, елдан-ел зуррак популярлык ала бара.

Тешләрне дәвалау белән кешеләр элек-электән шөгыльләнгәннәр. Алар тешләрне дәваларга тырышкан заманча бормашинага охшаш җайланма неолит эпохасына туры килә. Борынгы Мисырда тешләргә пломба куя белгәннәр. Шул ук вакытта кешеләр профилактик чараларның мөһимлеген аңлаган, һәм шунда тешләрне чистарту өчен порошок куллануга кергән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында ук гарәп табиблары авырткан тешнең нервасын алу өчен мышьяк куйганнар. Бу технология ХХ гасыр ахырына кадәр кулланылды. Заманча стоматологиянең башында XVIII гасырда яшәгән Фошар фамилияле француз табибы тора дип санала. Бу оста табиб үзенең пациентларына коронка куйган, тешләүне (прикус) төзәтү өчен пластинкалар кулланган, штифтларда ясалма тешләр куйган.

Бүген стоматология – үз эченә тешләрне дәвалауны һәм протезлауны гына түгел, теш казнасы-бит хирургиясе алымнарын да алган медицина дисциплинасы. Әмма иң мөһиме – хәзер авырту, уңайсыз тоемлау кичермичә тешләрне дәваларга мөмкин.

Стоматологка даими күренеп тору тешләр һәм уртлар чирләрен вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Теләсә кайсы чирне башлангыч стадиясендә дәвалау җиңелрәк үтә.

Тешләрне дәвалауны нәрсәдән башларга? Әлбәттә, профилактикадан. Бу иң гади һәм аңлаешлы ысул. Моны кечкенәдән үк башларга кирәк. Балаларның бәхетле көлүе һәрвакыт кәефне күтәрә. Балаларның елмаюы күз яшьләрен киптерергә һәм барлык күңелсезлекләрне оныттырырга сәләтле. Ә матур елмаюның нигезендә, әлбәттә инде, сәламәт тешләр тора. Сабый чактан ук, балада беренче тешләр күренү белән, аларны чистарта, тәрбияли, саклый башлыйбыз. Профилактика максатында стоматологның беренче каравы бер яшьтән үк киңәш ителә. Дөрес тәрбияләү, профилактика һәм вакытында дәвалау картайганчы тешләрне сәламәт сакларга ярдәм итәр.

Стоматологка бару һәркемдә диярлек курку уята, балаларда бигрәк тә. Психологлар стрессны уңай тәэссоратлар белән алыштырырга киңәш итә: сабый белән ягымлы сөйләшү, алдан укылган “дөрес китап” һәм, әлбәттә инде, әйбәт, мәрхәмәтле табиб, үз эшенең остасы белән очрашу.

Халыкара стоматологлар көне кысаларында Стәрлебаш үзәк район дәваханәсенең стоматология кабинеты район үзәгенең башлангыч мәктәбе укучылары арасында “Сәламәт тешләр – сәламәтлек нигезе!” темасына балалар рәсемнәре конкурсы үткәрде. Анда төрле техника белән башкарылган 150гә якын эш тәкъдим ителде. Ә 7 февральдә конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Беренче урынны 3 класс укучысы Аделина Кидрәчева, икенче урынны – 4 класс укучысы Айнур Ураев, өченче урынны 1 класс укучысы Екатерина Трифонова алды. Башка катнашучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Балалар өчен шулай ук стоматология кабинетына экскурсия оештырылды, анда белгечләр аларга тешләрне карау, тәрбияләү белән бәйле сораулар бирде, тешләрне дәвалауның кеше сәламәтлеге өчен мөһим булуын аңлатты.

Руслан ХӘСӘНОВ,

үзәк район дәваханәсенең стоматология кабинеты мөдире.

Читайте нас: