ОРВИ һәм гриппны кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Мотлак рәвештә медицина битлекләре кияргә, аеруча кеше күп җыелган урыннарда, аларны 3-4 сәгать саен алыштырып торырга; кеше күп булган урыннарда йөрергә тырышмаска; респиратор инфекциясе билгеләре булган кешеләр белән аралашмаска тырышырга; кулларны мөмкин кадәр ешрак юарга; югарыда әйтелгән барлык очракларда борын эчен юдыртырга; йөткергәндә һәм төчкергәндә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә (авызны һәм борынны кулъяулык белән капларга, мөмкин булганча бер тапкыр кулланылучы кәгазь кулъяулыклар файдаланырга); бүлмәне җилләтү, торак һәм эш бүлмәләрендә дымлы чүпрәк белән сөртү; биналарда уңайлы температура режимын тоту; С витамины (мүк җиләге, нарат җиләге, тозлы кәбәстә, цитруслар һ.б.) һәм фитонцидлар булган (суган, сарымсак) продуктлар ашау.
Табиб киңәше буенча – иммунитетны күтәрүче препаратлар һәм средстволарны куллану.
Чирнең билгеләре – температура күтәрелү, баш авырту, буыннарда, мускулларда авырту, өшү, хәлсезлек сизелү белән табибны яки “Ашыгыч ярдәм”не кичекмәстән өйгә чакырту зарур.
Грипп вакытында үзең генә дәваланырга ярамый. Диагноз куеп, дөрес һәм вакытында дәвалану алу өчен медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мотлак, чөнки соң дәвалана башлау өзлегүләргә китерергә мөмкин.
Евгения ВАСИЛЬЕВА, “Башкортстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе Стәрлетамак районара филиалының эпидемиология бүлеге мөдире.