Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 декабрь 2017, 13:03

ВИЧ – саннар телендә

Планетабызда җиде миллиардтан артык кеше яши. Шуларның 36,7 миллионы кешенең иммун дефициты вирусы белән яши.

Русия халкы 146 миллионнан артык кеше тәшкил итә. Шулардан 900 меңнән артыграгы ВИЧ белән зарарланган. Сәгать саен Русиядә 10 кеше зарарлана. Бу саннар турында уйлап кына карагыз.

1987 елдан башлап, барлык күзәтү чорында Башкортстанда 28219 ВИЧ-инфекцияле лаборатор ачыкланган. 7247се – үлгән. Шушы ел башыннан гына да 2420 авыру ачыкланган. Шулардан 1527се (63,1%) ирләр, 893е (36,9%) хатын-кызлар. ВИЧ-инфекцияле әниләрдән 326 бала туган.

Безнең районда бу җәхәттән хәлләр ничек тора?

2016 елда үзәк район дәваханәсендә 37 ВИЧ-инфекцияле исәптә торды, шул исәптән отчет чорында 11 кеше ачыкланды. Шуларның 7се – ирләр, 4се – хатын-кыз. Дүртесе диспансер күзәтүеннән төшерелде, шуларның өчесе районнан китте, берсе үлде. 2017 ел башына 33 чирле күзәтү астында тора, ел башыннан икәү ачыкланды. Ике кеше үлде, берсе яшәү урынын алыштырды. Ел ахырына диспансер күзәтүе астында 32 кеше тора.
Илшат ЯППАРОВ, үзәк район дәваханәсенең баш табибы.
Читайте нас: