Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
26 гыйнвар 2021, 13:24

Безне дәвалаучылар

Адәм баласы яшәү барышында һәрвакыт нәрсәгә булса да мохтаҗлык кичереп яшәргә мәҗбүр. Без, бигрәк тә авыл кешеләре, халыкның сәламәтлегенә битараф булмаган медицина хезмәткәрләренең ихлас ярдәменә һәрвакыт мохтаҗ. Шушы уңайдан авылыбызның ике медицина хезмәткәре турында үземнең кайбер фикерләремне сезгә дә җиткерәсем килә.

Яшерган авылыннан Наҗия Ганиева һәм Нәфисә Ильясова (рәсемдә)авылдашларының исәнлеге хакына бөтен көчләрен биреп эшли. Аларга көн юк, төн юк, җил-давыл, кар-буран дип тормыйлар. Табигать көйсезлекләренә карамый, аларны дүрт күзләп көтеп торучы авыруга ярдәм итәргә ашыгалар.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Наҗия белән Нәфисә бөтен кешедә дә була алмый торган бик матур сыйфатка ия. Авырулар белән яхшы мөнәсәбәт, җылы сүз, эчкерсез аралашу, савыгуга ышаныч уятып дәвалый белә алар. Барысын да ныклап сорашканнан соң гына алар авыруга кирәкле даруларны, уколларны тәкъдим итә. Мондый медицина хезмәткәрләребез булуына шатланабыз һәм горурланабыз. Аларга фидакарь эшләре өчен авылдашларым исеменнән олы рәхмәт җиткерәсем килә. Безгә күрсәткән игелек-изгелекләре үзләренә, гаиләләренә игелек-изгелек булып әйләнеп кайтсын.
Минегазим ӘЛМӨХӘММӘТОВ. Яшерган авылы.
Читайте нас: