Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
28 август 2020, 13:54

25 август — Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Ахмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла. Якташыбыз Нәсимә апа Әхмәтованың шуңа багышлап язылган шигырен тәкъдим итәбез.

Җиңәлмәгәннәр тик рухын
Тоткын иткән аны палач,
Тезләнмәгән Җәлил үзе.
Таш дивардан саркып чыккан
Ирек сөйгән шагыйрь сүзе.
Рухы көчле горур Муса
Алданмаган бер ялганга.
Акланыр, өмет өзелми,
Хаклык юлында булганда.
Пычратканнар җанын, тәнен,
Җиңдермәгән рухын гына.
Илләр урап кабат кайткан
Исеме туган туфрагына.
Илен, халкын сөю хисен
Саклый алган соң чиккәчә,
Бирмәгән җанын - алганнар
Мәсхәрәләп - ерткычларча.
Явызлыкның барлык төрен
Сынаганнар - җиңелмәгән.
Башы чабылмасын белгән -
Ярлыка дип инәлмәгән.
Бер. Ике. Өч. Дүрт. Бишенче -
Хәзер аның чират инде...
Җәлләд балтасының йөзен
Ил саклаучы каны юды.
Берәм-берәм иптәшләрнең
Башы чабылып оча торды.
Күз ышанмый, аң аңламый
Мондый вәхшилеккә йөрәк
Ничек чыдап, ничек түзде.
Чын кешеләр язмышы бу
Төшкән күпләр өлешенә.
Туганчы язылган шулай
Йөрәгенең тибешенә.
Кичер, илем! Үлемебез
Әҗәл җитеп түгел инде.
Халкын яклап ил саклаган
Унбер йөрәк шулай сүнде.
Сүзе үткер, вөжданы саф,
Биргән антларына тугры.
Мондый уллар булган чакта
Булмас илем беркем колы.
Нәсимә ӘХМӘТОВА.
Читайте нас: