Барлык яңалыклар

“Зарница” – команда уены

Күптән түгел безнең балалар бакчасында “Зарница” хәрби-спорт уены үтте. Аңарда өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар, шулай ук тәрбиячеләр һәм белгечләр катнашты.

Ун көн дәвамында әлеге чарага җентекле әзерлек балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны бергә туплады. Ата-аналар уен өчен кирәкле атрибутлар: эмблема, пилотка, флаг, корал әзерләде. Балалар занятиеләрдә хәрби званиеләр, гаскәрләр төре белән танышты, шигырьләр ятлады, үз куллары белән әтиләренә һәм картәтиләренә бүләкләр әзерләде. Рәсем сәнгате занятиеләрендә шушы темага рәсем ясады, музыка занятиеләрендә сугыш турында җырлар, сафта атлап йөрергә өйрәнде. Физик культура буенча инструктор Р.С.Мөлекова “Без – моряклар”, “Без – хәрби очучылар” иртәнге гимнастика комплексларын эшләде. Аларда тәрбияләнүчеләр иң яхшысы булу өчен күнегүләрне дөрес башкарырга тырышты.
“Зарница” уены өч этапта үтте. I этап – “Сафта йөрү смотры”, II этап – “Крепостьны алу”уен мәйданчыгында үтте, III этап – “Ватанны саклаучылар көне”нә багышланды, аңарда балалар әтиләре белән ярышты. Барлык ярышларда, кечкенә булуларына карамастан, балалар җитезлек, тапкырлык, команда белән җиңүгә омтылыш күрсәтте.
Барлык уеннар дәвамында жюри биремнәрнең дөрес башкарылуын күзәтте һәм бәяләр куйды. Аларның бердәм фикере буенча – дуслык җиңде. Командалар Грамоталар һәм кыйммәтле призлар (өстәл уеннары) белән бүләкләнде, ә “Зарница”да барлык катнашучылар тәмле ризыклар белән сыйланды.
Әлеге чарага йомгаклар ясап, физик һәм рухи-ватанчылык тәрбиясе бирү, хәрби хезмәтләрнең абруен кайтару һәм күтәрү, балаларда үзара ярдәмләшү хисен тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен “Зарница” хәрби-спорт уены иң кулай вариант булып тора.
Галина СПИРИДОНОВА,
Стәрлебаш авылының 2 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе.
Фото автордан алынды.
Читайте нас: