Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
19 февраль 2020, 12:13

Яугир-әфганлы белән очрашу

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң безнең 1,5 миллион гражданыбыз илебездән читтә 30дан артык кораллы низагларда катнашты, аларның 25 меңе һәлак булды.Совет солдатлары һәм офицерлары Корея һәм Вьетнам, Сурия һәм Мисыр, Мозамбик, Ангола һәм башка илләрдә сугышты. Русия хәрби хезмәткәрләре элекке СССР республикаларында “кайнар нокталарны” сүндерде”, тынычлык урнаштыручы контингент составында Югославиядә, Абхазиядә, Көньяк Осетиядә булды.

2011 елдан башлап, безнең илдә ел саен 15 февральдә Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көне билгеләнелә. Нәкъ менә шушы көнне 1989 елда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару тәмамланды. Ун ел дәвамында безнең 600 меңнән артык солдат әлеге сугыш аша үтте.
Бу дата шулай ук әфган сугышыннан әйләнеп кайтмаган 14 меңнән артык совет солдатлары һәм офицерлары турында хәтер көне буларак та булдырылган. Күпләр Әфганстандагы сугышны Бөек Ватан сугышыннан кала иң рәхимсез һәм канкойгыч сугыш дип атый.
Әфган сугышы уты аша якташларыбыз – Стәрлебаш районы егетләре дә үтте, шул исәптән Бакый авыл биләмәсеннән дүрт яугир-интернационалист: Сергей Аверин, Фәрит Гафиев, Александр Сергеев, Илгиз Зәбиров. Аларның барысы да хөкүмәт наградалары белән бүләкләнгән.
13 февральдә Бакый башлангыч мәктәбендә әлеге вакыйгаларда катнашкан Илгиз Зәбиров белән очрашу үтте. Моның алдыннан зур әзерлек эше алып барылды: балалар җырлар һәм шигырьләр ятлады, яугир-интернационалистларның биографияләре белән танышты, очрашу урынын бәйрәмчә бизәде. Илгиз Мөдәрис улы үзләрен Әфганстанга җибәрү өчен ничек әзерләүләре, урындагы халыкның шөгыльләре, балаларының ничек яшәве турында сөйләде. Хәрби припаслар белән һәр мизгелдә хәвеф сагалап торган таулы-ташлы юллар аша хәрәкәт итүләр турында укучылар кызыксынып тыңлады. Балаларның солдатларның нәрсә белән туклануы, кайда яшәүләре, нинди киемдә булулары, таулы урыннар һәм мәгарәләр турында да беләсе килде. Малайлар ветеранга хәрби техника, кораллар турында сораулар бирде. Илгиз Мөдәрис улының хатирәләре күп булды. Ул утка тотучы буларак 20 хәрби операциядә катнашкан. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Яугир үзенең яшь килеш һәлак булган иптәшләре турында бик авырлык белән сөйләде. Күңеленең һаман да яралы булуы күренеп тора иде. Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды.
Чарада катнашучылар символик мәңгелек ут янында бер минут тын калып һәлак булган яугир-интернационалистларны искә алды, истәлеккә фотога төште. Бу очрашу укучыларның хәтерендә озакка калачак.
Фәния ЯППАРОВА,
Бакый башлангыч мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы.
Читайте нас: