Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
21 гыйнвар 2020, 14:05

“Без – Космос балалары”

18 гыйнварда Мәскәүдә, А.С.Пушкин исемендәге дәүләт музееның концерт залында “Без – Космос балалары” III Халыкара балалар рәсемнәре конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында безнең районнан да яшь рәссамнар бар. Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантана кысаларында җиңүчеләрнең рәсемнәреннән күргәзмә ачылды.

Конкурс йомгаклары узган елның октябрендә үк ясалды. Конкурсны Елена Ивановна Рерих исемендәге Хәйрия Фонды һәм Русия сәнгать академиясе ярдәмендә Халыкара Рерихлар Үзәге, Халыкара Тынычлык Фонды ассоциациясе, Халыкара педагогик-рәссамнар союзы, Русия космонавтика музейлары ассоциациясе, Русия табигый фәннәр академиясе берлектә оештырды.
Узган ел яшь рәссамнарга “Матурлык – җиһан нигезе” темасы тәкъдим ителгән иде. Кеше табигатьнең камиллегенә соклана һәм аңа кушылып, үлемсез сәнгать әсәрләрендә матур образлар тудыра. Әмма матурлык кайдан килә соң? Ул кайда яши? Нинди чыганактан барлыкка килә? Барлык халыкларның иң яхшы акыл ияләре шушы сорауларга җавап табарга тырышкан. Тик кайберләре генә әлеге серне чишүгә якынлаша алган. Балалар конкурсын оештыручылар Матурлык табышмагы яшь рәссамнарны җәлеп итәр һәм алар үз эшләрендә яңа ачышлар ясар дип, ышанды. Оештыру комитеты адресына дөньяның 15 иленнән өч меңнән артык балалар рәсеме килде. Шулардан 26сы – Стәрлебаш Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эше. Икенче турга 213 эш үтте. Шул исәптән сигезе – безнең балаларныкы. Конкурска җибәрелгән балалар эшләренең югары дәрәҗәдә башкарылуын билгеләп, жюри әгъзасы Татьяна Кочемасова алар арасыннан иң яхшысын сайлап алуы бик кыен булачак дип билгеләде: “Балалар күп кенә һөнәри рәссамнар да базнат итмәгән кызыклы, киң һәм җитди теманы күтәргән. Космосны чиксез киңлек буларак яңача ачу зур һәм нигезле фәнгә дә бирелми әле”, - ди ул.
Эш йомгаклары буенча жюри “Без – Космос балалары” Халыкара конкурсы җиңүчеләрен сайлап алды. Алар арасында безнең укучылар да бар: Самира Туктарова – 2 дәрәҗә Диплом, Розалина Кадыйрова (рәсемдә) – 3 дәрәҗә Диплом, Дания Баязитова – дипломант (преподавательләре Ләйлә Абайдуллина). Алардан тыш, тагын дүрт укучы дипломант, Азалия Ягъфәрова лауреат булды (преподавателе Гөлнара Кинҗәбулатова). Яшь катнашучыларны, җиңүчеләрне һәм оештыру комитетының дәртләндерү дипломнарына ия булучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең һәркайсыгыз үзенең иҗаты белән дөньяны күркәмрәк, яхшырак һәм мәрхәмәтлерәк итә.
Ләйлә АБАЙДУЛЛИНА,
Стәрлебаш Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге преподавателе.
Автор фотосы.
Читайте нас: