Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
15 гыйнвар 2020, 18:00

Бәйрәмнәр бик күңелле үтте

Без, Тәтер-Арслан авылының мишәр очы халкы, Яңа елны быел бик күңелле каршы алдык.

Балалар өчен үзебезнең оч ир-атлары боз тавы ясап куйды, иң матур, зифа буйлы чыршы урнаштырды. Аны бик купшы итеп бизәдек, уенчыклар, гирляндалар элдек. Яңа ел төнендә тышка чыгып чыршы тирәли җырлар җырладык, биедек. Кыш бабай белән Карсылу бүләкләр таратты. Ә 2 гыйнвар көнне балалар өчен бәйрәм ясадык. Төрле конкурслар, уеннар оештырдык, алар, үз чиратында, шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды һәм Кыш бабай белән Карсылудан бүләкләр алды. Балалар бик шатланды. 13 гыйнвар көнне Иске Яңа елны да шулай ук матур итеп каршы алдык. Гүзәлия Мөхәммәтшинаның тальян гармун көйләренә биештек. Таудан шуулары үзенә күңелле булды. Шушы бәйрәмнәрне матур итеп оештыручыларга барысына да зур рәхмәт. Киләсе Яңа елларны да шулай ук күңелле үткәрергә язсын.
Эльвира ЛАТЫЙПОВА,
Тәтер-Арслан авылы.
Читайте нас: