Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
20 август 2019, 17:03

Матур тәэссоратлар калды

Җәй – көтеп алынган отпусклар һәм каникуллар чоры гына түгел, кызыклы эш, үз үзеңне үстерү белән шөгыльләнү, белемнәреңне һәм күнекмәләреңне арттыру өчен уңайлы вакыт.

Июнь ахырында миңа Русия төбәкләрендә татар телен үзләштерү мәсьәләләре буенча Казан шәһәрендә семинар-киңәшмәдә катнашырга туры килде. Анда Русия Федерациясе субъектлары башкарма власть органнарының милли белем бирү кураторлары, татар телендә укытылучы һәм татар теле үзләштерелүче гомум белем бирү оешмалары җитәкчеләре, “Иң яхшы татар теле укытучысы” Бөтенрусия конкурсында, Бөтенрусия туган телләр укытучыларының осталык дәресләре конкурсында җиңүчеләр, татар теле һәм әдәбияты буенча җиңүчеләрне һәм төбәкара олимпиадага, татар теле буенча VII Халыкара олимпиадага призерларны әзерләүчеләр, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү курсларына чакырылганнар катнашты. Семинарда барлыгы 350дән артыграк кеше булды.
“Замана укытучысына – заманча таләпләр” – 180 санлы күппрофильле полилингваль гимназия базасында үткән пленар утырышның темасы шундый булды. Анда без әлеге белем бирү учреждениесенең эш тәҗрибәсе белән таныштык, осталык дәресләрендә катнаштык, милли белем бирү буенча күргәзмә белән таныштык. Монда докладлар белән Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин, төбәкләрдән укытучылар чыгыш ясады.
Без профессионалларның чыгышларын тыңладык, дәресләрне алып баруның заманча ысуллары белән таныштык. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә өч телдә ирекле сөйләшә белгән балаларга карап сокландык. Шулай ук Кырлайга, Әлифба музеена, Иске Казанга экскурсиягә бардык, башкала урамнары буйлап йөрдек, Г.Камал исемендәге театрда спектакль карадык.
Казаннан онытылмаслык тәэссоратлар белән кайттык. Сәфәребез бик фәһемле, кызыклы булды.
Айгөл ЯРМИЕВА,
2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Рәсемдә: Безнең республика делегациясе.
Фото автор тарафыннан бирелде.
Читайте нас: