Барлык яңалыклар

Балалар туңдырманы бик ярата!

Җәй – мәңгелек балачак чоры, бу вакытта хәтта өлкәннәр дә үзләрен бераз бала итеп тоя. Безнең балалар бакчасында сабыйларның тормышы җәйге чорда бәйрәмнәргә, төрле уеннарга, мавыгуларга, уен-көлкегә бик бай. 4 санлы балалар бакчасына йөрүчеләр тәмлекәчләрне бик ярата. Шуңа күрә без татлы бәйрәм – Туңдырма көне үткәрергә карар иттек. Балалар аны түземсезләнеп көтте.

Җир йөзендә туңдырма яратмаган кеше юктыр ул. Туңдырмадан да тәмлерәк тагы нәрсә булырга мөмкин? Бигрәк тә аны дусларың белән бергә ашасаң. Әкият геройларыннан башка бәйрәм үтәме соң? Балалар янына кунакка Җәй, Убырлы карчык, Карлсон һәм Доктор Айболит килде. Алар әлеге тәмлекәчнең барлыкка килү тарихы һәм аны әзерләү серләре турында сөйләде. Сабыйлар туңдырманың файдасы һәм мөмкин булган зыяны турында да белде. Доктор Айболит аны күп ашарга ярамавы турында кисәтте. Балалар кызыксынып тыңлады һәм, әлбәттә инде, әкият геройлары белән уйнады һәм биеде. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар, аттракционнар, балалар өчен әзерләнгән әлеге бәйрәмне үзенчәлекле һәм онытылмаслык итте. Барлык конкурслар һәм уеннар, әлбәттә инде, туңдырмага багышланган иде. Иң кызыклы аттракцион – туңдырманы танып бел! Балалар күзләрен бәйләп ашап караган туңдырманың нинди икәнен белергә тиеш (пломбир, эскимо, шоколодлы, ванильле, җиләк-җимешле боз) (рәсемдә).Алар барысы да танып белде, ләкин иң кызыгы соңыннан булды. Әкият геройлары балаларга туңдырма алып килгән, ә алар аны рәхәтләнеп ашады.

Гүзәл ЗАҺИДУЛЛИНА,


4 санлы Стәрлебаш балалар бакчасы тәрбиячесе.

Читайте нас: