Безнең балалар бакчасы кызыксынучан малайлар һәм кызлар өчен иркен һәм җылы өй. Көн саен сабыйларны ачык күңел һәм хәстәрлек белән тәрбиячеләр каршы ала, алар балаларны ярата һәм һөнәрләренә тугры. Балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен иң мөһиме – тәрбияләнүчеләре. Шаян, зирәк, акыллы һәм кызыксынучан балалар янәшәсендә һәрвакыт игътибарлы һәм нәниләрнең күңеленә ачкыч таба белүче тәрбиячеләр.
Балалар бакчасы ачылуга биш ел, әмма без ныклап аякка бастык, үсешүне дәвам итәбез.
Бездә тормышлары турыдан-туры педагогика белән бәйле кешеләр эшли. Коллективка егәрле һәм тәҗрибәле мөдир Зәкия Сәфәргалиева җитәкчелек итә. Аның зур педагогик стажы, тирән белеме, тәҗрибәсе теләсә кайсы башлангычларда уңышка илтә. Аның ярдәмендә коллективта җылы мохит хакимлек итә.
Елдан-ел балалар бакчасы яхшыра – тәрбияләү ысуллары, җиһазлар, матди-техник һәм норматив базалар яңара. Ә без алдыбызда торган мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Эшебездә иң мөһиме – балалар, алар хакына тырышып эшлибез һәм даими белемнәребезне камилләштерәбез, төрле чаралар үткәреп, бергәләп мәктәпкәчә учреждениеләрне үстерү программаларын тормышка ашырабыз. Шулай ук һәр иртә балалар бакчасында көтеп торучы тәрбиячеләргә ата-аналарның рәхмәт сүзе әлеге хезмәт нәтиҗәсе булып тора.
Безнең педагоглар югары квалификациягә һәм белемгә ия, һәрвакыт иҗади эзләнә, республика һәм район конкурсларында актив катнаша, һөнәри осталыкларын күрсәтә, призлы урыннар ала. Болар Лилия Салихова, Алия Сәфәргалиева, Резида Хәйбуллина, Ләйсән Газизова һәм шушы юллар авторы. Мондый конкурслар үз-үзеңне бәяләүне арттыра, яңа иҗади проектларга этәргеч бирә, ә тупланган тәҗрибә – үзеңне күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу һәм башкалардан яңа нәрсәләргә өйрәнү мөмкинлеге бирә. Кечкенәләр өчен, аларның балалар бакчасында үткән вакыты кызыклы һәм эчтәлекле булсын өчен бездә аерым сөю һәм шатлык мохите тудырылган. Педагогларның уйлап табу осталыгы һәм фантазиясе зур. Хезмәткәрләрнең һәр балага хәстәрлекле мөнәсәбәте, намуслы карашы һәм ихлас сөюе үзгәрешсез кала.
Учреждение коллективы һәм ата-аналар район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаровка, мәгариф бүлеге начальнигы Минәхмәт Кәримовка эштә даими ярдәмнәре, балалар турында хәстәрлек күргәннәре һәм аңлаулары өчен зур рәхмәт белдерә.
Яраткан балалар бакчасы артабан да үсешсен, ә аның коллективына барлык иҗади башлангычларда уңышлар юлдаш булсын, барлык хезмәткәрләргә балаларыбызны тәрбияләүдә түземлек, ата-аналарга ярдәмнәре һәм аңлаганнары, һәрвакыт безнең белән булганнары өчен рәхмәт.
Зенфира ӘЮПОВА, Стәрлебаш авылының 3 санлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.