Картәнием Мария Ефремовна һәм әтием Иван Петрович сөйләүләре буенча картәтием белән бергә Күндерәк авылыннан якташы да сугышта катнашкан. Ул исән калган, ләкин, кызганычка каршы, аның фамилиясен хәтерләмим. Ул картәтиемнең хәрби юллары турында сөйләде, чөнки картәтиемә дошман пулясы тигәндә ул аның янәшәсендә булган. Хәзер, заманча компьютер технологияләре булганда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның исемлеген РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы аша табу кыен булмады. Кызларым Оля һәм Нина ярдәмендә картәтиемнең һәлак булуын раслаучы документларны эзләп таптык. Ул Курск өлкәсендә (Суджан районы, Ивницкий авыл советы) 14нче истребитель бригадасында алышкан. 1943 елның 27 мартында Ивницкий авылында һәлак булган. Шунда ук туганнар каберлегендә җирләнгән.
Мин Курск өлкәсе хәрби комиссары Владимир Родионовка мөрәҗәгать иттем. Балаларыбызга һәм оныкларыбызга тарихи ватанчылык тәрбиясе бирү, мәрхүм картәниемнең соңгы үтенечен үтәү максатларында мин аңардан картәтием җирләнгән төгәл урын турында мәгълүмат бирүен сорадым. Язганда җавап бирерләр дип бик өметләнмәдем дә. Шуңа карамастан, бәхеткә каршы, ике айдан соң картәтиемнең төгәл җирләнгән урыны турында җавап алдым. Хатта картәтием кабат җирләнмәгән, Курск өлкәсенең Ивницы авылында туганнар каберлегендә ятуы турында әйтелгән.
Владимир Александрович шулай ук миңа урындагы авыл хакимиятенең телефон саннарын язып җибәргән, аннары аның башлыгы белән мин элемтәдә тордым. Шулай ук ул герой Петр Егорович Зайцевның исемен мемориал тактадагы исемлеккә кертергә һәм аның оныгын, ягъни мине, Бөек Ватан сугышы елларында Ивницы авылында һәлак булганнарның мемориалына алып барырга, бу турыда шәхсән аңа хәбәр итәргә кушкан.
Егерменче гасырда иң коточкыч һәм канкойгыч Бөек Ватан сугышы вакыйгалары күптән узган, ләкин яшь буын үз гомерләрен аямый, Ватан өчен көрәшкәннәрне онытмый. Гаиләләрдә яу кырларында ятып калган туганнары һәм якыннары турында истәлекне саклыйлар һәм күп еллар дәвамында аларның һәлак булган һәм җирләнгән урыннарын эзлиләр. 1941 елда Стәрлебаш районының Протасово авылыннан Петр Егорович Зайцев хатыны Марияны, өч улын һәм ике кызын калдырып, фронтка киткән. Сержант Зайцев фронт разведчигы булган, немецларны әсирлеккә алган, “тел” алып кайткан.
Чираттагы разведкада булганда Ивницы авылын азат иткәндә һәлак булган. Еллар үтә, геройның хатыны һәм балалары бакыйлыкка күчкән, ләкин оныклары картәтиләре турында онытмый. Барысыннан да бигрәк әлеге тема мине борчыды. Ивницы авыл биләмәсенә шалтыратканнан соң аның башлыгы Галина Ивановна Кручкова мине картәтием җирләнгән урынга барырга чакырды.
25 июльдә киявем белән Башкортстаннан Ивницы авылына бардык, ул Харьковтан 40 километр ераклыкта. Безне авыл биләмәсе башлыгы, районның хәрби комиссары, авыл советы хезмәткәрләре, урындагы мәктәп укытучылары һәм авыл халкы каршы алды. Мин туганнар каберлегенә чәчәкләр салдым, аяк очына үзем белән Протасово авылында картәтиемнең туган йортыннан алынган туфракны сиптем. Без һәлак булганнарның истәлеген бер минут тын калып искә алдык.
Аннары бергәләп урындагы зират янында урнашкан часовняга бардык, шәмнәр куйдык. Элекке агач күпер – картәтием – сержант Зайцевның соңгы көрәш урынында булдык.
Авыл советы вәкилләре безгә Ивницы авылында һәлак булганнар өчен куелган һәйкәл рәсеме белән бокаллар бүләк итте. Аннары без әлеге һәйкәлгә юнәлдек. Әңгәмә вакытында безгә картәтиебезнең соңгы көне турында сөйләделәр. Шулай ук авылның язмышына төшкән коточкыч нәрсәләр турында да. Алар бу тарихны шундагы вакыйгаларда катнашучылардан ишеткән.
...Төн. Шул авылда яшәүче ике кеше өйләрнең берсенә керә. Аларда бер патрон белән генә винтовка була. Алар анда немецларга юлыга, берсен үтерәләр. Алар да безнекеләрнең берсен атып үтерә, икенчесе урманга кача. Өйдә немецлар дүртәү була, калган өчесе күрше авылга барып, җәза бирү отряды чакыра.
1943 елның 27 февраленнән 28 февраленә каршы төндә, барлык авыл кешеләре йоклаганда, алар авылны уратып ала һәм халыкны ата башлый. Халыкның бер өлешен балалары белән бергә медпункт бинасына ябып, яндыралар.
Барлыгы 197 кеше, шуларның 35е балалар, атып үтерелгән, ерткычларча җәзаланган һәм яндырылган, 14 кеше качып китә алган. Болар ул вакыттагы канкойгыч вакыйгалар шаһиты булган авыл әбисе сөйләгәннәрдән. Ул вакытта аңа 14 яшь булган.
Атыш вакытында пуля аның аягына тигән. Кыз егылган һәм атып үтерелгәннәрнең гәүдәләре астында калган. Немецлар яралыларны үтерүләрен ишетеп яткан. Төнлә мәетләр астыннан чыгып, шуышып качкан. Могҗиза белән генә исән калган. Мин үзем аның белән шәхсән әңгәмәләштем һәм тәмуг утыннан исән чыккан үсмер кызның, хәзер инде чал чәчле әбинең, сөйләгәннәрен үзем ишеттем. Шунысы гаҗәпләндерде, немецларны ул начар яктан гына сөйләмәде.
Алар урындагы кешеләрнең өендә яшәп, ризыклары белән бүлешкән, балаларга шикәр, шоколод, тушенка биргән, үзләрен тотнаклы тоткан. Аның сүзләре буенча, авыл кешеләрен күбрәк фашистлар ягына күчкән поляклар, венгрлар, бандеровчылар мыскыл иткән. Мин аңардан сугыш турында күп яңа нәрсә ишеттем һәм бу минем андагы вакыйгалар турында күзаллавымны үзгәртте. Әлеге авылны фашист илбасарларыннан азат иткәндә картәтием геройларча һәлак булган.
Быел мин диңгезгә ял итәргә барырга җыенам һәм мотлак картәтиемнең каберлегенә сеңелем Маринаны да алып барачакмын.
Картәтиемнең биш баласы арасыннан өлкән кызы Вера Петровна гына исән, ул сау-сәламәт, зиһене әйбәт. Ул һәм Петр Зайцевның оныклары тыныч тормыш, якты киләчәгебез һәм дошманны җиңү хакына башларын салган әтиләре, картәтиләре турында истәлек саклый. Ә мин, үз чиратымда, якын кешемнең җирләнгән урынын белүем, аның алдында баш ия алуым белән бәхетле.
Леонид ЗАЙЦЕВ. Салават шәһәре.
***
Мәкаләне бастырырга әзерләгәндә Леонид Иванович янә редакциягә килде. Ул Протасово авылында яшәгән соңгы кеше, 81 яшьлек Мария Кураеваны җирләргә килүе турында сөйләде. 22 гыйнвардан Протасово авылында рәсми бер кеше дә калмаган. Кызганыч.