Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
16 октябрь 2018, 12:19

Очрашу җылы һәм ихлас үтте

Ел саен 5 октябрьдә дөньяның 100дән артык илендә укытучылар бәйрәмнәрен билгели. Ул 1994 елда Бөтендөнья укытучылар көне буларак үткәрелә башлый. Бу мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә укучыларга белем генә түгел, бар күңелләрен, йөрәк җылысын бирүче, җәмгыятьне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүче укытучыларның роле һәм хезмәте бәяләнә. Бөтендөнья укытучылар көнендә без дә Бузат авылы музеенда ветеран-укытучыларның очрашуын оештырырга карар иттек.

Чакырылучылар арасында мәгариф өлкәсендә 36 елдан артык эшләгән биология һәм химия укытучысы (аның дәресләрендә шундый тынлык була, чебен очканы да ишетелә иде) Хәлимә Сәлахетдин кызы, яхшы оештыручы, озак еллар мәктәп коллективына җитәкчелек иткән, аның күпсанлы проблемаларын оста хәл иткән педагогик стажы шулай ук 36 ел булган Наилә Миннулла кызы, кайчандыр Төркмәнстаннан кайткан укучыларга алгебра һәм геометриядән белем бирүче Дания Сабир кызы, балаларны укытуга 15 ел гомерен багышлаган башлангыч класслар укытучысы Нурия Мөхәммәтзакир кызы, бөтен гомерен алгебра һәм геометрия фәннәрен укытуга багышлаган Рима Нургали кызы. “Ир-егеткә 70 төрле һөнәр дә аз” әйтеме физкультура һәм хезмәт укытучысы Фәрит Гыйлемҗан улына һәм шаян һәм бер үк вакытта катгый физик культура укытучысы Хәлил Хәким улына бик туры килә. Аның волейбол командасы район һәм республика ярышларында даими рәвештә призлы урыннар алган. Алар да безнең кунакларыбыз булды.

Укытучы һөнәре – катлаулы, җаваплы һәм бер үк вакытта кызыклы. Укытучы үзенең бөтен гомерен балаларга һәм аларның киләчәгенә багышлый, шуңа күрә бу эш, беренче чиратта, чиксез түземлек, ныклык һәм тотнаклылык таләп итә. Укытучы булырга теләгән кеше үзенең характерында никадәр күңел сыйфатларын берләштерергә тиеш: болар җаваплылык, катгыйлык, йомшаклык, ышаныч, һәр нәрсәдә үрнәк була белү. Ә иң мөһиме – тормышка, белем бирү процессына, һәм барыннан да элек, балаларга сөю.

Әйбәт укытучы – үз эшенә сөюен һәм укучыларга булган яратуын берләштергән, барысын да бертигез күргән кеше. Безнең укытучыларыбыз – ярдәмчеләребез һәм киңәшчеләребез, үз эшләренең чын осталары. Күп еллар үтсә дә мәктәп бусагасын зур дулкынлану белән атлап керүебез һәм укытучыларыбызны җылы тойгылар белән искә алуыбыз очраклы түгел. Аларга безнең өчен салган хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Ветераннар очрашуда хатирәләре белән бүлеште, педагогик эшчәнлекләреннән кызыклы очракларны, элекке хезмәттәшләрен һәм укучыларын искә алды.

Чара хуш исле чәй табыны артында ихлас әңгәмәләшү белән тәмамланды. Бу кичә катнашучылар хәтерендә озак сакланыр дип уйлыйсы килә.

Рәлиф ГАББӘСОВ, Бузат авыл мәдәният йортының музей хезмәткәре.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: