Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
16 октябрь 2018, 14:32

Изгелек маяк булып тора

Изге эшләр күренмичә калмый – алар ярдәм көтүчеләргә маяк кебек яктырта!

Бу дөньяда ярдәмчел, битараф булмаган, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган кешеләр бар. Коллегеларым, тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре исеменнән безнең коррекция мәктәп-интернатына өстәл теннисы, туристик палатка, волейбол һәм футбол туплары, уеннар, ритмика һәм музыка дәресләре өчен уен кораллары җыелмасы, шахматлар бүләк иткән Стәрлетамак шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “Эмбра – Групп” җәмгыяте компаниясе күрсәткән хәйрия ярдәме өчен зур рәхмәт белдерәсе килә. Сезнең мисалыгыз башкалар өчен дә үрнәк. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид балаларга ярдәм итеп, сез аларга матди кыйммәтләр бүләк итеп кенә калмыйсыз, сөенеч һәм ышаныч та бирәсез. Сезнең ярдәм бик кыйммәт һәм беркайчан да онытылмаячак. Сизгерлегегез һәм кеше хәленә керә белүегез, ярдәм кулы сузарга әзер булуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә киләчәктә изге эшегездә уңышлар телибез.

Дилфүзә ГАЙНУЛЛИНА,

коррекция мәктәп-интернатның укыту эше буенча директор урынбасары.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: