Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
12 октябрь 2018, 17:55

Изгелек җирдә ятмас...

Бу дөньядан киткәннәр истәлегенә яхшы мөнәсәбәт – халык культурасының һәм тормышка карашының ачык күрсәткече. Шуңа күрә зиратларны чисталыкта һәм тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы.

Ел саен май бәйрәмнәре алдыннан Түбәнге Ибрай авылы зиратында өмәләр үткәрелә. Бу ел да искәрмә булмады. Әлбәттә инде, күпчелек кеше үзләренең якыннары һәм туганнарының каберлекләрен тәртипкә китерер өчен зиратка килә. Өмәдә мөһимрәк мәсьәлә – зират тирәсендәге территорияне тазарту, бик куе үскән карагай, тирәк агачларын кисеп, чүпне түгү бурычы куелды. Соңгы өмәләрнең берсендә авыл халкы искергән зират ихатасын ремонтларга карар итте. Ярдәм итә алган, ярдәм итәргә теләгән барлык авыл халкы, читтә яшәгән авылдашлар, эшкуарлар, авыл советы ярдәме белән өчтән ике өлешенә баганалар утыртып киртә кагылды, тимер сетка белән уратылды. Калган 350 метр җирне ихаталауны үзебезнең Ибрай авылы егете, бүгенге көндә Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче җаваплылыгы чикләнгән “Евротехмаш” җәмгыятенең генераль директоры Абдуллин Илгиз Шакир улы үз өстенә алды. Аның башлангычына безнең авылдан чыккан, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшкуарлык һәм туризм буенча комитеты рәисе Хәлил Рәхимов та кушылды.

Барлык материаллар: багана, такта һәм башка кирәк-ярак материаллар кайтарылгач, авылда зур өмә оештырылды. Өч көн дәвамында барган өмәдә беркем дә читтә калмады, шәһәрдән ялга кайткан авылдашлар да, яше-карты бары да катнашты.

Күмәк көч яу кайтара дигәндәй, 350 метрлы ихата өч көндә эшләнеп бетте. Зират кирәк-яраклары саклана торган алачык та искергән, бәлки яңартырбыз дип тәкъдим итәләр өмәчеләр һәм шунда ук профнастил алырга ниятли. Бер-ике көннән зират территориясендә бик матур алачык та хасил булды. Шулай ук Мәктәп урамындагы юл ремонтланды.

Барлык авыл халкы исеменнән Илгиз Шакир улына һәм Хәлил Хәләф улына, авыл биләмәсе хакимиятенә һәм өмәләрдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәсе килә. Аларга бары тик сәламәтлек, озын гомер, гаиләләрендә иминлек, тигезлек һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.

Гөлсинә НАСРЕТДИНОВА. Түбәнге Ибрай авылы.

Фото автор тарафыннан бирелде.
Читайте нас: