Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
20 август 2018, 13:10

Морадым тарлавыгы – күркәм табигый парк

Башкортстан тарихи әһәмиятле урыннары, шулай ук табигый хәзинәләре белән дан тота. Республиканың горурлыгы – аның гаять зур милли тыюлыклары һәм парклары. Морадым тарлавыгы – алар арасында иң мөһимнәренең берсе. Быел җәй безнең Стәрлебаш авылының 4 санлы балалар бакчасы коллективына республикабызның шушы искиткеч гүзәл урынында булу бәхете тиде.

“Морадым тарлавыгы” табигый паркы хаклы рәвештә республиканың иң күркәм урыннарының берсе дип исәпләнә, анда ял итәргә һәм онытылмас тәэссоратлар алырга бөтен Русиядән туристлар килә. Бу зур, кыялы тирән тар үзәнлек Күгәрчен районында кечкенә генә Морадым авылыннан ерак түгел урнашкан һәм Зур Ык елгасы буйлап сузылган. Паркта аның күпсанлы мәгарәләре һәм тау куышлары аеруча зур кызыксыну тудыра – алар монда 46. Икесе – Иске Морадым һәм Яңа Морадым бигрәк тә аерылып тора. Беренчесенең тирәнлеге – 210 метр. Аның стеналары калын итеп юеш корым белән капланган. Голубиный мәгарәсе дә кызыклы, аның киңлеге 18 метр. Анда кыя күгәрченнәренең оялары урнашкан.

Иң матур һәм тирән мәгарә – безгә булырга туры килгән Яңа Морадым. Аның озынлыгы – 1850 метр, ул кальцит утырмалары белән кызыклы. Резин итекләр һәм фонариклы каскалар киеп, экскурсия төркеме белән без тауга күтәрелдек. Мәгарәгә төшкәндә куркыныч та, кызыклы да иде. Без үзебезне фантастик фильмда катнашучылар итеп хис иттек. Эчтә караңгы һәм салкын, гадәти булмаган сталактитлар, сталагмитлар, стеналарда әллә нинди формаларга килгән кальцит. Табигать үзе чыршы һәм Кыш бабайны хәтерләтүче сыннар тудырган мәйданны күрдек. Мәгарә төбеннән кечкенә генә елга ага, ул мәгарәнең төпкеленә үк китә, без анда ук керергә батырчылык итмәдек.

Без саф һава сулап, кыргый табигать гүзәллегенә сокланып, көн буена паркта йөрдек. Бу урыннарның бөтен матурлыгын тасвирлап бетереп булмый, аны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Бездә онытылмаслык тәэссоратлар калды, барыбыз да сокландык, чын күңелдән ял иттек.

Ә һаваның сафлыгын белсәгез... Мөмкинлеге булган һәркемгә әлеге гүзәл табигать почмагына барырга киңәш итәсе килә.

Шушы гаҗәеп сәяхәт өчен машина йөртүче Айрат Әхмәтвәлиевка рәхмәт әйтәсе килә.

Без балалар бакчасында балаларга бу искиткеч урыннар турында мотлак сөйләячәкбез. Чөнки балалар бакчасында ватанчылык тәрбиясе, туган якка, табигатькә, үз төбәгеңнең тарихына сөю, ихтирам тәрбияләү мөһим бурычларның берсе булып тора.

Миләүшә ЗӘЙНУЛЛИНА, Гөлназ ИСКӘНДӘРОВА, Стәрлебаш авылының 4 санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре.


Читайте нас: