Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
14 август 2018, 14:21

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел

Минем туган җирем – Йомагуҗа авылы – эш сөючән, тырыш, традицияләрне хөрмәт иткән халкы белән дан тота.

Аның исеме берничә гасыр элек урнашкан Йомагуҗа Каип улының исемен йөртә. Шушы кечкенә авылда өч зират бар, һәр урамның үзенеке – йомагуҗалар, байморатлар һәм алатаналар.

Йомагуҗа урамының зираты Каранайга барган якта урнашкан. Анда Каюповлар, Гомәровлар, Вахитовлар, Корбангуловлар җирләнгән. Күп еллар авылның мәзине, репрессия корбаны булып Новосибирский ягында яшәп кайткан Мөхәммәтгәрәй Каюпов һәм шулай ук авыл мулласы Сабирҗан Вахитовның (ул атылган) балалары, оныклары Йомагуҗа зиратында җирләнгән. Заманында алар мәчет салдырган. Азан тавышлары яңгырап торган. Соңыннан аның урынында мәктәп булган. Бер чорда Йомагуҗа тавыннан аста, Күрән елгасы белән Мышай елгасы уртасына, урман ышыгына Алатана авылыннан Кинҗәбулатовлар күченеп утырган. Ул урам озак вакыт Алатана урамы дип йөртелде. Әлеге вакытта яшьләр яңа урам ачып, Яшьләр, Урман урамнары дигән исемнәр бирде. Алатана урамы халкының үз зираты барлыкка килгән. Ул Ивановкадан барган юл читендә, тау башында.

Юлның икенче ягында Байморатовлар зираты булдырылган, аны да кадерләп, тимер ихата белән уратып куйдылар. Быел Алатана урамында яшәүче Минерәхим һәм Мәрьям Кинҗәбулатовларның улы Нәзир 35 мең сумга тимер капка ясатып, күп еллар буе авыл мулласы вазыйфасын башкарган авыл аксакалы Хәйдәр Кинҗәбулатовны алып барып, Коръән укытып капка куйды.

Алатана урамы халкы да үз зиратларын тәртипкә китерде. Халыктан өчәр мең иганә җыеп, Фәйзрахман Кинҗәбулатовның улы Айрат 100 мең сум биреп, үзләренең техникалары белән яңа тимер ихата, капка куйдылар.

Бу изге эшне Галим Кинҗәбулатов оста оештырды. Үз тракторында ул авыр эшләрне башкарды, аңа Юнысовлар, Кинҗәбулатовлар, Заһировлар, Исәнбәтовлар, Байморатовларның уллары, оныклары ярдәм итте. Иганә җыйганда Фазлый Гардановның уллары шәһәрдә яшәүче Фәнил һәм Фәйзи дә читтә калмады. Чөнки аларның картәти-картәниләре дә монда җирләнгән. Фәридә Исәнбәтованың улы Рәүф Байморатов, үзен Исәнбәтовлар оныгы дип санап, шулай ук хәер бирде.

Исәннәрнең – кадерен бел, үлгәннәрнең – каберен бел диелә халык әйтемендә. Мин авылдашларымның үзләренең хезмәтләре һәм изге эшләре белән тирә-яктагыларга лаеклы үрнәк күрсәтүе белән горурланам. Авылдашлар исеменнән шушы игелекле эштә катнашканнарның барысына да зур рәхмәт белдерәм.

Авылдашлар исеменнән Вәсилә МАСКОВА (КАЮПОВА).


Читайте нас: