Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
3 август 2018, 11:27

Медалең бар күкрәгеңдә, намусың бар йөрәгеңдә

Без бәләкәй чакта авылның Югары оч малайлары кар эри башлагач та Чишмәле тау битләвендә уйнарга җыелалар. Аларның ярышып йөгерүләрен карап торганым истә. Зинур абыйның олы улы Винер артта кала башлагач, өс киемен, итекләрен салып очырды да алга омтылды. Ә аякта ап-ак өр-яңа йон оекбаш. Узышчының оекбашта һич кайгысы юк, йөгерергә уңайлы. Ни гаҗәп, барсын да узды аяк киемсез малай. Балачактан шулай чәмле, тырыш булып үскән Винер Фәхретдинов хакында сүзем.

Әти-әнисе Зинур абый белән Фәрзәнә апалар колхозда хезмәт салдылар, берсеннән-берсе уңган биш бала тәрбияләделәр. Әтисе, тоташ нәселләре кебек, егәрле, тәвәккәл иде.

Үкенеч, гөрләтеп дөнья көтә торган чакта гомере өзелде. Ә картәтисе Гыйләҗетдин бабайны Бакча авылында иң шәп оялар үрүче, юнып кашыклар, савытлар ясаучы дип искә алалар олылар. Фәхретдиновлар гаиләсендә өч ир, ике кыз бала кул арасына кереп ярдәмләшеп үстеләр. Буй җиткереп килгән егетләр Винер, Илдар, Флүр келәт, абзар төзеделәр, өйне биегәйтеп салдылар. Яңартылган йорт авылны ямьләп утыра.

Винер Карагыш сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Салават шәһәренең 16 санлы техник училищесында слесарь һөнәрен үзләштерә. Юллама буенча Салават химзаводында калып үз эшенең бар нечкәлекләрен өйрәнеп җиң сызганып белем өсти. Казахстанның Экибастуз шәһәрендә хәрби хезмәтен үти, әйткәндәй, химзавод төзүдә катнаша.

Язмыш җилләре Винер иркәмне тагын бер химзаводка илтә, монысы инде Татарстандагы Менделеевск шәһәренең ашламалар һәм полиэтилен җитештерүче предприятиесе.

Бөтен гомерен, эшсөяр йөрәген, оста кулларын шушы заводка багышлады ул. Итагатьле мөнәсәбәте белән хезмәттәшләренең абруен казанды. Туган илебез аның мактаулы һәм җаваплы хезмәтен югары бәяләде. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Винер Зинур улына медаль тапшырды, “Син егәрлеләрдән-егәрле эшчесең” дип мактады. Янында аны аңлаган хәстәрлекле гомер юлдашы Роза булуы Винерны тагы да бәхетле итә. Ирле-хатынлы Фәхретдиновлар намуслы яшиләр, эшлиләр. Туганнары, якыннары белән һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә. Дус-ишләренең кадерен беләләр. Гаиләләрендәге өч баланың икесе инде тормышлы, Казанда, Чаллыда яшиләр. Роза белән Винер дүрт оныкның бәхетле картәнисе белән картәтисе.

Бүгенге көндә гаилә башлыгы һаман туган коллективында эшли. “Әле беләктә көч, йөрәктә дәрт барда нигә эшләмәскә”, ди медаль иясе.

Әйтмичә китә алмыйм, мин туганнан туган Винер энем белән бер чишмә суын эчеп үстек, бер чорда Салават шәһәрендә укыдык, гел аралашып яшәдек, гаҗәеп тыйнак һәм басынкы кеше ул.

Гомумән, әйбәт күңелле, кешелекле шәхес.

Стәрлебаш җирендә туып үскән, белем алып тормышка чыккан, игелекле, эшләр башкаручы авылдашыбыз Винер белән без дә бик горурланабыз. Медальгә лаек булу сирәкләрнең өлеше бит.

Ил кадерен хак яулаган ир-узаман иркәмә 55 яшьлек юбилее белән котлаулар яудырыйк, үзенә, гаиләсенә корычтай тазалык телик. Ил кадерен тоеп, көченнән килгәнчә илебезгә хезмәт итүен юрыйк.

Безнең Бакча кешеләре әвәл-әвәлдән шигырь белән аңлашырга яраталар, шуңа күрә язмамны шигырь юллары белән тәмамлыйм.

Казанда затлы залларда

Президент кулың кысты.

Макталып кына йөрисең

Кулларың булгач оста.

Фамилияң Фәхретдин,

Түбәтәең бәрхетдин.

“Күкрәгеңдә медаль балкый -

Шушы була бәхет” дим.

***

Винер Зинур улы II дәрәҗә “Ватан алдында казанышлар өчен” ордены медале, озак еллар намуслы эшләгәне өчен “Фидакарь хезмәте өчен” медале, минераль ашламалар җитештерү буенча җаваплылыгы чикләнгән “Менделеевсказот” җәмгыяте территориясендә төзелгән “Аммоний” комплексын эшләтеп җибәрүдә катнашкан өчен медальләре белән бүләкләнгән.

Минзия РЫСАЕВА.

Читайте нас: