Барлык яңалыклар

Скандинавия йөрүе – сәламәтлеккә юл

Физкультура һәм спортка нигез салучы Пьер де Кубертен болай дигән: «Хәрәкәт – ул яшәү, ә бәлки күбрәктер дә”. Бу сүзләр бүгенге көндә көнүзәк булып тора. Елдан-ел дөнья җәмгыяте хәрәкәт итүнең яңа төрләрен эзли. Безнең илдә “Скандинавия йөрүе” дип аталганы популярлаша бара.

Сиксәненче еллар башында аэробика кебек физик активлык модага керде. Ләкин ул яшьләр, спортчан һәм күнекмәгән кешеләр өчен ныграк туры килә иде. Аэробикадан аермалы буларак, “скандинавия йөрүе” яңа хәрәкәт төре төрле яшьтәге кешеләргә дә туры килә.

Район спорт комитеты рәисе, БР атказанган физик культура хезмәткәре Р.Л.Яруллин сүзләре буенча, әлеге яңа төр хәрәкәт белән безнең районда күпләр шөгыльләнә, бигрәк тә, Стәрлебаш, Бакый, Әмир, Иске Калкаш, Яңа Калкаш, Табылды авыллары халкын билгеләргә кирәк. Скандинавия йөрүе белән шөгыльләнүчеләр саны артканнан-арта баруы сөендерә.

Бакый авылында яшәүче, сәламәт яшәү рәвеше алып барган пенсионерлар Галия Хөбетдинова, Фәйрүзә Абсаттарова, София Хәбирова, Сәлимә Заликаева, Фәридә Байтимерова, Зөмәрә Яппаровалар менә нәрсә ди:

- Буш вакытта без кулларыбызга таяклар тотып чыгабыз. Берничә километр юл үтәбез һәм үзебезне әйбәт хис итәбез. Бу бик рәхәт!

Скандинавия йөрүе – гәүдә авырлыгын киметү, кан йөрешен яхшырту, кан тамырларын чистартуның яхшы ысулы. Моннан тыш ул йөрәк мускулларына күнекмә ясый, хәл-торышны яхшырта, йокы режимын җайлаштыра, эмоциональ киеренкелекне юкка чыгара.

Июньдә Уфада “Ирекле хәрәкәт” дип аталган скандинавия йөрүе фестивале үтте. Әлеге проект киләчәктә дә, безнең район халкы тарафыннан да хуплансын. Әйдәгез, скандинавия йөрүе белән шөгыльләник, бу хәрәкәтләнү төре елның теләсә кайсы вакытында да кулай. Ышаныгыз, сезне бик күп күңелле мизгелләр көтә!

Тәлгать ИСМӘГЫЙЛЕВ, БР мәгариф отличнигы, спорт ветераны, скандинавия йөрүен сөюче.


Читайте нас: