Барлык яңалыклар

Яшьләр көне спорт уеннары белән

Айдарәле авылы яшьләре дәртле һәм спорт ягыннан сәләтле. Моңа без Яшьләр көне хөрмәтенә оештырылган чарада тагын бер кат инандык.

Аны бу елны актив үткәрергә карар иттек. Авылның спорт мәйданчыгында төрле спорт ярышлары: эстафета, капчык киеп йөгерү, туп белән кәрзингә эләгү, таяк тартышу (рәсемдә), сикерү һәм башкалар булды. Моннан тыш велоузыш оештырдылар, анда беренче урынны Дамир Камалетдинов, икенче урынны - Айнур Гафиятуллин, өченче урынны - Динар Туктаров яуладылар. Алар шулай ук 100 метрга йөгерү буенча ярышларда катнашты. Кызлар арасында дистанцияне барысыннан да җитезрәк Рузалина Әһлиуллина йөгерде, аның артыннан финиш сызыгын Алия Туктарова, аннары - Розалина Сәлахетдинова үтте. Үсмерләр арасында Булат Гыйләҗев, Дамир Камалетдинов, Динар Туктаровлар призерлар исәбендә.

Чара футбол уены белән тәмамланды. Бәйрәм бик шәп үтте!

Ф.ШӘЕХОВА,

Айдарәле авыл биләмәсенең яшьләр эшләре белгече.

Читайте нас: