Барлык яңалыклар

Зиратларны тәртиптә тоту - исәннәрнең изге бурычы

Мәрхүмнәрнең истәлегенә хөрмәтле мөнәсәбәт - халыкның культурасы һәм тормышка мөнәсәбәтнең чагу күрсәткече. Шуңа күрә зиратларны, авылдашлар җирләнгән урыннарны чисталыкта һәм тәртиптә тоту - исәннәрнең изге бурычы.

Ел саен яз көне Табылды авылы зиратында өмәләр үтә. Аларның соңгысы шушы көннәрдә булды һәм анда бик күп авыл халкы катнашты. Әлбәттә инде, гадәти көннәрдә кешеләр якыннарының һәм туганнарының каберлекләрен чистартырга килә. Ләкин бу юлы башкача булды һәм өмәдә зират тирәсендәге территорияне чистарту, андагы корыган агачларны һәм үсентеләрне кисү, чүп-чарны җыю, ихаталарны ремонтлау бурычы куелган иде. Күпләре үз техникалары, атлары белән чыкты. «Күңелгә рәхәт булып калды», - диделәр кайберәүләр чарадан соң. Барысы да башкарылган эштән канәгать калды.

Тәлгать ИСМӘГЫЙЛЕВ, Табылды авылы старостасы.

Читайте нас: