Барлык яңалыклар

Кызыклы экскурсия

Музей – үткән һәм хәзерге вакыт очраша торган урын. Үзенең үткәннәрен белмәгән халыкның киләчәге дә юк.

Күптән түгел безнең тәрбияләнүчеләр М.Мәхмүтов исемендәге район туган якны өйрәнү музеенда булды. Алар өчен биредә кызыклы һәм фәһемле экскурсия үткәрелде. Балалар экскурсоводның халык йолалары һәм элекке гореф-гадәтләр турындагы мавыктыргыч хикәясен тыңлады, “Хәрби дан” залын карады. Монда сугыш ветераннарының һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның фоторәсемнәре, наградалары һәм сугыш еллары әйберләре куелган. Балалар экспонатларны кызыксынып карады, экскурсоводка сораулар бирде, аның сорауларына җавап бирде. Алар үзләре өчен бу көнне күп яңа һәм кызыклы нәрсә белде. Балалар бик канәгать калды. Шундый фәһемле экскурсия өчен музей хезмәткәрләренә рәхмәт.

Лилия САЛИХОВА, Стәрлебаш авылының 3 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе. Автор фотосы.


Читайте нас: