Барлык яңалыклар

Аксакалга – 90 яшь

Язның шушы көннәрендә Мәүлетколывлар йортында бәйрәм мохите хакимлек итә. Равил Минебай улын юбилее белән котларга балалары һәм күпсанлы туганнары җыелган.

Безнең хөрмәтле аксакалыбыз Югары Аллагуат авылының иң очында, Ашкадар елгасы яры буенда яши. Ул тыл ветераны. «Минем тормышым, безнең ул елларда күргәнне язсаң, китап битләре җитмәс», - ди ул.

Сугыш башланганда аңа нибары 13 яшь була. Әти-картәтиләр фронтка киткәч нәкъ шундый үсмерләр Бөек Җиңү таңы тизрәк калксын өчен колхоз эшендә дә, өйдә дә дөнья йөген тарта. Равил бабай да, бернинди дә кыенлыклардан курыкмый, дәһшәтле авыр елларда нәрсә кушалар, шуны намуслы башкара.

Сугыштан соң аны фабрика-завод уку мәктәбенә җибәрәләр, аннары армиягә алалар. Алты елдан артык хәрби бурычын үтәргә туры килә аңа. Сәламәтлеге какшаган моряк Уссурийск шәһәрендә хезмәтен дәвам итә, аннары Казахстанда булып илленче еллар уртасында гына туган авылына кайтырга насыйп була.

Колхозга шул вакытта эшче куллар таләп ителә. Кичәге солдатка ышанып трактор тапшыралар. Бераз вакыттан җаваплы Равилне бригадир итеп тәгаенлиләр. Шулай итеп, ул туган җирендә төпләнә.

Армиядән кайткач, яшь егетне озак йөретми генә өйләндерәләр. Тормыш иптәше Хөршидә апа белән алар җиде бала тәрбияләп үстерә, хәзерге вакытта балалары төрле өлкәләрдә эшли. Үзләре картәти-картәниләр инде. Әмма Хөршидә апага оныкларын күрергә насыйп булмый, каты авырып 14 ел элек гүр иясе була.

Равил бабай әле дә яшьләр кебек - җир селкетеп атлап йөри, кош-корт, хәтта каз үстерә.

- 80 яшькә кадәр мин картлыкның ни икәнен дә белмәдем. Мал да асрадым, соңгы чорда мал тотарга гына хәл җитми башлады, - ди үз гомерендә бер тапкыр тәмәке тартып карамаган, исерткеч эчемлекләрне яратмаган бабай. - Мине һаман яшәтә бит әле, кайвакыт узган гомерне барлап утырам да, кит, бу хәтле яшәмиләрдер, мине ялгыш исемлектән төшереп калдырганнардыр дип уйлыйм, - дип көлә шаянлыгын югалтмаган тыл батыры.

Күптән түгел ветеранны район хакимияте һәм урындагы авыл биләмәсе вәкилләре 90 яшьлек олы юбилее белән котлап, открыткалар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Без дә аксакалга авыл халкы исеменнән сәламәтлек, озын гомер, бәхет, куанычта, шатлыкта 100 яшькә кадәр яшәвен телибез.

Лена БИКТАШЕВА, Аллагуат авыл биләмәсе хакимиятенең яшьләр эшләре буенча белгече.

Автор фотосы.

Читайте нас: