“Туу булгач үлеме дә бар, мин үлде дип артык еламагыз. Елау дин буенча дөрес түгел. Сабыр булыгыз. Балам, тегендә китәргә дә бик вакыт инде, әнием янына. Аллага шөкер, шактый гомер яшәдем. Биргәненә риза булырга кирәк. Риза булып китәм. Алтыгыз да башлы-күзле булдыгыз, һәркайсыгыз матур йортлар салып кердегез, балалар үстердегез, оныклар сөеп кинәнәсез. Инде бергә үскән ахирәтләрем дә күптән гүр иясе булдылар, райондагы фронтташ кызларыбызның да мин иң соңгысы. Иң изге байлыгым – күңел байлыгы. Барыгызга да мираска каласы мөлкәтемне тигез бүлдем, барыгыз да миңа бертигез, берегезне дә кыерсытмадым. Тату булыгыз, игелек күрегез балаларыгыздан. Теләгән теләкләрем барысы да кабул булсын, Аллаһка мең шөкер!”
Ул үзе теләгәнчә, үз теле белән бәхилләшеп, үзенең җылы өендә, чиста түшәктә, ясин чыкканда җан бирде. (Монысы өчен апам Илсөяргә, җизнәм Закирга зур рәхмәт, үзләрен дә Аллаһ зурласын).
Үсмер чагымнан ук күреп тә, ишетеп тә белә идем, урамыбызда яшәгән Габсаттар мулла кабер ташларында гарәп телендә Коръән сүзләре белән некролог язганын. Ташлар арасында яшәп яткан кешеләрнең дә ташы булу сәбәпле сорауга: “Үлемгә алдан әзерләнегез, савабы зур, хәдисләрдә шулай әйтелә”, диде. Кеше гомере бер күпер кебек. Бер ягыннан керәсең, икенче ягыннан чыгасың. Күпернең озынлыгы кемгә күпме бирелгән бит – гомер барышы. Табигатьнең нинди чоры булмас, шуларны искә алып, без дә бу көннең килүен белеп, барысын да алдан әзерләгән идек.
И, рәхәт, бәхетле чаклар! Әниле чаклар! Анаң канаты астында үсмер чаклар! Күпме генә эшләр эшләсә дә, тормышның нинди генә ачы җилләренә каршы тора алса да, армый иде, зарланмый иде әнием. Утыз җиде яшендә бер итәк бала белән тол калса да еламады, бирешмәде, горур булды, балаларым өчен яшим, диде. Сынмады, сыгылмады.
Печән өсте җитсә бигрәк тә бер сынау була торган иде. Ай буена алты-җиде ир арасында тиң булып, күбрәк өлешен кул чалгысы белән Чияле тау лапылыклы урманында печән чабу. Зур абый армиядә, без бәләкәйрәк. Әни ирләр белән көн буена чалгы селти, Зинур абый атамалысы (исеме үзгәртеп алынды) үкчәсенә басып килә. Алданрак аш пешерергә җибәрәләр, алар төшке аштан соң ял иткәндә табак-савыт юа. Тирләп-янып салкын су эчкәндер инде шул вакыт әнием. Югары температура, астма чире белән дәваханәгә ятты. Әй шул чактагы куркулар, бер дә истән чыкмый. Минем классташым Хәйдәрнең әнисе Тәслимә мәрхүм булгач, гаиләсендәге алты баланы интернатларга, балалар йортларына урнаштырдылар, оялары таралды. Бүтән классташымны әле булса очратканым булмады. Шуннан соң без әниебезне күз карасыдай сакладык, умарта күчендә корт анасы кебек илаһи зат булды ул безгә. Күп тапкырлар санаторийларда, хәрби госпитальдә исәнлеген ныгытты.
Шул чакта хәрби комиссариат аша абыемны армиядән чакыртып алды, без икәүләп-өчәүләп печән җыйдык, чүмәлә салганда бүтән хатын-кызлардан җитезрәк эшләргә тырыштык. Печән бүлешкәндә теге Зинур абый: “Тәслимәгә өч чүмәлә печән әзрәк тиеш, чөнки аның чалгысы 8ле, безнеке 10лы” дигәч, рәхмәт төшкерләре Минетдин, Әхәт, Әнвәр абыйлар тегенең авызын тиз яптылар.
Кешедән иртән иң элек синең утың кабынды, мичеңнең төтене алдан чыкты. Гомер буе иртәнге җидедә беренче сүзең “балалар торыгыз, ашарга утырттым” булыр иде. Шунысы үзенчәлекле, бервакытта да бер сүзне ике кабатламады. Һәрвакыт иртән өстәлдә җылы аш – тәгәрәткән бәрәңге, катлама яисә ачы коймак булыр иде.
Син эрләгән җепләр, син бәйләгән оекбашлар, син ямаган ямаулар, үзең әйткәндәй, бер фурман арбага сыймас иде. Озын гомерле булуыңның серләре дә балаларыңның акыллы, тәүфыйклы булуында. Син кешеләрне яраттың, булдыра алганча киңәш бирә идең, шуңа да авылдашларыңның ихтирамын тоеп яшәдең. Холкың күркәм, сабыр булдың. Кайчагында бик тә хәтерең калганда да ямьсез уй уйламадың, тик Аллаһ үзе белер әле дип куя идең. Аллаһы Тәгалә тыйган эшләрдән тыелып, аның юлын тоттың. Авылның зур патриоты идең, колхоз таралганчы гомум отчет җыелышында катнаштың, халыкның тынын тоеп яшәдең. Нәсел-нәсәбебезнең хәлен белеп тордың, өзелгән туганлыкта якынлык юк дип безне өйрәттең. Хезмәт юлында үтә дә эчкерсез, кешеләргә изгелек эшли торган булдың. Нинди эшкә тотынсаң да, шуны булдыра идең. Авылда тәү башлап 60нчы еллардан ук колхозчыларга пенсия оформить иттең. Бу эшне утыз ел буена төгәл башкардың. Ул гына да түгел, җәмәгать эшләре – колхозның профсоюз рәисе, район халык судының утырышчысы булып, толып киеп трактор чанасында район үзәгенә еш бара идең.
Иң зур рәхмәтебез сиңа, әни, безне укытканың өчен.
- Ятим булганлыктан 7 класс белән калдым. Русча белмәгәч армиядә башта бик кыен булды. Русча иркен сөйләшкән кеше – грамоталы кеше ул, дия торган идең. Дөньядан артта калмаска тырыштың, шуңа да авылыбызда беренчеләрдән булып бездә 18 метрлы телевизор антеннасы калыкты, русча гәзит-журналлар алдырып безгә кычкырып укырга куша идең, дикцияне күзәтә тордың. Мәктәп укытучыларыбызны хөрмәтләп тыгыз бәйләнештә тордың, алдан белдертмичә дәресләребезгә килеп утыра идең. Йорттагы эшләрне тигез бүлеп, төгәл үтәлешен булдыра идең. Кайдан алдың икән тәрбия, педагогик һәм психологик алымнарны?
Туган көннәреңдә, Җиңү бәйрәме көннәрендә дистәләрчә котлау сүзләре әйттеләр, бүләкләр бирделәр. Сиксән яшеңне үткәргәндә авыл клубында тәбрик сүзләрендә авылыбыз шагыйре Рәфгать Рысаев абыйның шигырь юллары әле дә исемдә.
Бүген бәйрәм – күркәм 80 яшең, апам,
Авырсынма, әйдә, йөзгә уз.
Тәтер буенда син берәү генә
Яу тәмугы кичкән яугир кыз...
Бүген бөтен авыл сине зурлап
Аягүрә басып алкышлый.
Шагыйрьнең юраганы юш килде, әниебез аеруча озын гомерле булды. Аннары әниебез турында гәзит-журналларда мәкаләләр еш чыгып торды. Ә инде Р.Ш.Рысаев 1942 елның 10 маенда Стәрлебаш районыннан 25 гүзәл затның яуга китүе турында “Сират күпере аша” исемле документаль повесть-китап чыгарды. Анда да төп герой булып әниебез Тәслимә Вәлиева (Әлимбәкова) булып тора.
Иң гади, иң гадәти бер кеше ул безнең Әни. Аның бернинди мактаулы исемнәре дә юк. Ул фәкать зур горурлык белән “Ана медале” һәм “Ана”дигән бөек исемне, фронтовичка Тәслимә исемен йөртте.
Үткән вакыт белән сөйләве дә, язуы да җиңел түгел. Дөнья булгач, сүз беләнме, гамәл беләнме, синең күңелеңне киткән чакларыбыз булгандыр, әни. Булгандыр. Син безне һәрчак кичердең. Син безгә ялгыш рәнҗеп куюдан да курка идең... Кайткан чакларда сөйләшеп туя алмый идек, ә инде юлга чыкканда исәнлек-саулык теләп, гаиләләребезгә йөргән юлларыбызда Аятел Көрси догасын укып озата идең.
Туган Җир-ана туфрагы кадерләп үз куенына алды үзенең данлы кызын. Тыныч йокла, изге әни, тугры хатын, миһербанлы, кешеләргә ихтирамлы, динле, патриот һәм җиңүче солдат. Урының оҗмахның түрендә булсын. Мәңгелек урының да әниең кырында. Синең тыныч йокыңны, посттагы солдатлар шикелле, мәңге яшел наратлар саклый хәзер. Өченче туеңа, соңгы юлга озатырга килгән барлык авылдашларыма, райондашларга күңелемнең иң түреннән чиксез рәхмәтемне белдерәм. Мәчетебездән иман нурын чәчеп яңгыраган Азан җанга илһам, наз, сабырлык бирә. Тормыш дәвам итә.
Балачактан ук ишеткәнем бар иде, әрвахларның җаны күбәләк булып кайта дип. Тагын бер мәртәбә моңа инандым. Өчесен укыту белән өебездә зур кызыл күбәләк яз сулышын бөркеп очты да очты. Еш төшләремә керәсең, әни. Үскән чактагы сыман үзебезнең өй, ихатабыз. Һәркем үзенә тигән эш белән мәшгуль, кырмыска оясы шикелле, кайнап торабыз, тик сөйләшмибез. Син “анда”да безне кайгыртудан, контрольдә тотудан туктамыйсың...
Без әнисез калганга бер ел үтеп тә китте. Мин әнием янына кайттым. “Әнием янына” дип әйтүем авыл зиратына бару инде. Һаман да күңел ышанмый. Өебез дә ул исән чактагы кебек. Өстәлдә ул яраткан кызыл чәчкәле гөл, стенада алты баласының фоторәсеме арасында аныкы эленеп тора. Орден-медальләр белән тулы күлмәге. Чисталык-пөхтәлек. Әйтерсең, ул каядыр кунакка гына киткән. Тынлык, салкынча тынлык, тик күзләрдән генә кайнар яшь ага.
Онытмыймын, әни, һәрчак истә
Кич ятсам да, иртә торсам да.
Онытмыймын сине һичбер вакыт
Еракларда яшәп ятсам да.
Безнең канат чыгарган оябыз – әти-әни һәм төп йорт минем өчен бер үк мәгънәгә ия.
Юксынабыз... Сагынабыз... Догаларың безгә гомерлеккә җитәр, үзебез дә аңа тартылабыз.
Иң кече улы Галинур ӘЛИМБӘКОВ.