Барлык яңалыклар

Гаилә укулары. Ул нәрсә өчен кирәк?

“Укымый бит. Бернәрсә дә укырга теләми.” Кайбер ата-аналардан шундый сүзләр ишетергә мөмкин. Әйе, бүгенге көндә үсмерләрне укуга җәлеп итәрлек китап табуы авыр. Гадәттә әти-әниләре китап укыган гаиләләрдә балалар да укырга ярата. Могҗиза гаиләдә башлана. Аңа гаиләнең, мәктәпнең һәм китапханәнең бергә эшләве нәтиҗәсендә ирешергә була. Безнең катлаулы чорда балаларның укуы аеруча ярдәмгә мохтаҗ.

Кычкырып китап уку телевизор карау белән чагыштырганда нәрсә бирә? Беренче чиратта, сайлау һәм иҗадилык мөмкинлеге. Сез китапны һәм уку ысулын үзегез сайлыйсыз. Сөйләшү, бәхәсләшү, бергәләп тикшерү һәм көлү, елау, бер-береңне яңача күрү – боларның барысын да өйдәгеләргә сез бүләк итәсез, ә телевизор түгел. Сез мәгълүмат алмашырга гына түгел, бер-берегезне күрергә һәм ишетергә өйрәнәсез.

Балаларның үзләренә кычкырып укыганны яратканын, бу вакытта сөенгәнен барлык әти-әниләр дә белми. Ике яшькә кадәр – берничә минут, ике яшьтән соң – 15-20 минут көн саен. Әкият үзе түгел, ә аны әти яки әнинең, картәти һәм картәнинең, абый яки апаның укуы мөһим. Таныш тавыш, китап һәм шәхси аралашуның бергә үрелүе җылылык һәм бердәмлек мохите тудыра. Даими рәвештә укып, бала вакыт үтү белән әсәрнең структурасын: сюжет үсешүнең башын, ахырын үзләштерә башлый. Ягъни, аңарда логик фикер йөртү үсешә. Балаларга вакыт белән сыналган, яшенә туры килгән китап тәкъдим итегез. Аны сайлаганчы, китапның балага нинди йогынты ясавы турында уйланыгыз. Һәр яшьнең үз әдәбияты бар. Ике яшьтән биш яшькә кадәр – шигырьләр, санамышлар, шаян шигырьләр, фольклор, алты яшьтән сигез яшькә кадәр – күләмлерәк, кызыклы, геройлары белән, энциклопедияләр сайлана. 9 яшьтән 13 яшькә кадәрге балаларны тарих, тарихи шәхесләрнең (яулап алучылар, галимнәр, сәяхәтчеләр, геройлар) тормыш эшчәнлеге кызыксындыра. Бу яшьтә әхлакый-этик сорауларга, дуслык, мәхәббәт, бәхет турында да уйлануларга кызыксыну туа. 14-18 яшьтә – кызларның үзләренең, малайларның үзләренең яраткан темалары билгеләнә. Бу характерга, талантка, әйләнә-тирәгә һ.б. бәйле.

Гыйнварда район үзәгенең 1 санлы урта мәктәбе базасында “Дәрестән тыш эш төрләренең берсе буларак, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү” темасына китапханәчеләр һәм китапханә фонды белән эшләүгә җаваплы кешеләр өчен район семинары үтте. Шушы юнәлеш буенча эш тәҗрибәсе белән әлеге юллар авторы бүлеште. Семинарда катнашучыларга республикада Гаилә көненә багышланган ике класстан тыш чара үткәрелде.

Чараның максаты укучыларны классик әдәбият укырга җәлеп итү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү булды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы С.Р.Ишмөхәммәтова һәм китапханәче Х.Х.Кадыйрова җитәкчелегендә 8в классы укучылары А.П.Чеховның “Туй” пьесасы буенча өзекләр күрсәтте (рәсемдә). Аның мәгънәсе – патриархаль гаилә кимчелекләрен ачу, гаилә ялганга корылырга, никах исәп буенча төзелергә тиеш түгел.

5-6 класс укучылары өчен “Китапларның зирәклеге гаиләне ныгытырга сәләтле” гаилә конкурсын рус теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Р.Ибәтуллина (конкурсны алып баручы), мәктәп китапханәчесе, 5-6 классларның җитәкчеләре оештырды. Конкурста Кадргуловлар (5а), Туктаровлар (5б), Фазыловлар (6а), Яушевлар (6б) гаиләләре катнашты. Командалар үзләре белән таныштырды, укыган китаплары буенча сорауларга җавап бирде, яраткан гаилә китабын рекламалап күрсәтте. Кадргуловлар гаиләсендә мондый китап В.Драгунскийның “Профессор кислых щей”, Туктаровлар гаиләсендә – Э.Берроузның “Тарзан” повестьлары, Фазыловларда – А.Гринның “Алые паруса”, Яушевларда – башкорт язучысы А.Баймөхәммәтовның “Калдырма мине, әни” повесте. Катнашучылар бик нык әзерләнгән, яраткан китапларына плакат ясап, аның турында сөйләп үттеләр. “Китап турында мәкальне дәвам ит” конкурсы үткәрелде. Катнашучылар “Гаиләм – кыйтгам” конкурсына иҗади якын килде.

Бәйрәмне концерт номерлары бизәде. Конкурска йомгак ясаганнан соң гаиләләргә түбәндәге номинацияләр бирелде: “Иң күп китап укучы гаилә” - Кадргуловлар, “Иң иҗади гаилә” – Туктаровлар, “Иң интеллектуаль гаилә” – Фазыловлар, “Иң актив гаилә” – Яушевлар. Шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чагу, эчтәлекле, мәгълүматка бай булды. Тамашачылар, укучылар һәм ата-аналар бик күп уңай тәэссоратлар алды.

Хәмидә КАДЫЙРОВА,

1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе китапханәчесе.

Читайте нас: