Башкортстан Республикасыннан 30 үсмер булдык. Уфа шәһәреннән төнен юлга чыгып, ике көннән Туапсе шәһәренә, соңыннан «Орленок» балалар үзәгенә барып җиттек. Ул Туапсе шәһәреннән 45 километр ераклыкта Краснодар краенда Кара диңгез ярында, Русиянең иң яхшы урыннарының берсендә урнашкан. Анда безне вожатыйлар каршылады.
«Орленок» Бөтенрусия балалар үзәге составына 9 лагерь керә. Аларны гади лагерь дип атап булмый, чөнки алар чынлап та могжиза сарайлары, монда тылсымчылар ял итүчеләрне яхшы якка үзгәртә. Монда син вакытның, ялның, һәр мәлнең һәм, әлбәттә, янәшәңдә булган кешеләрнең кадерен белергә өйрәнәсең.
Мин «Стремительный» лагерена эләктем. Нәкъ шушы лагерьда ял итүемә шатмын, чөнки монда бихисап дуслар таптым. «Орленок»та һәр көн - үзенчәлекле, бер көн икенчесенә бөтенләй охшамаган. Көн саен монда кызыклы чаралар үткәрелде, төрле түгәрәкләргә йөрдек. Ә ял көннәрендә Новороссийск, Краснодар, Туапсе, Геленджик, Сочи кебек шәһәрләргә экскурсияләргә бардык. Лагерь территориясендә «Орленок» тарихы, хәрби-диңгез даны, спорт, авиация һәм космонавтика, диңгез, табигать һ.б. музейлары бар. Кара диңгезне күрү дә күптәнге хыялым иде. Көннәр салкын тору сәбәпле, су коена алмадык. Ләкин ярдан торып диңгезне күзәтү дә мавыктыргыч иде.
Мин Бөтен Русиядән җыелган тиңдәшләрем белән дуслаштым. Мәдәният һәм спорт сараенда төрле чаралар, дискуссияләр, билгеле һәм популяр кешеләр белән очрашулар үткәрелде. Отрядлар арасында спорт чаралары оештырылды.
Сменадан уңай тәэссоратлар гына калды. Минем өчен «Орленок»ка бару - олы бәхет. Кайтуыма бик аз вакыт үтсә дә, дусларымны сагынам. Соңгы көндә смена тәмамлануына ышанасы килмәде, ул бик тиз үтеп китте. Минем кайтасым килмәде, чөнки без зур бер гаиләгә әверелдек.
«Орленок» - онытылгысыз әкият дөньясы, мин аны беркайчан да онытмаячакмын. Анда бөтенләй икенче тормыш, барысы да башкача. Мин анда барып кайтуым белән горурланам. Бу чынлап та шундый урын, анда иң яхшы укучылар гына бара ала. «Орленок»та аеруча мохит хакимлек итә, үзеңне икенче кеше кебек хис итәсең, үзгәрәсең. Мин тормышның, дуслар, туганнар һәм якыннарның кадерен белергә, яратырга кирәклеген аңладым. Ышанычлары һәм миңа ял бүләк иткәннәре өчен туган мәктәбем укытучылары коллективына һәм әти-әниемә зур рәхмәтемне белдерәм. Аларның йөзләренә кызыллык китермәм, артабан да тырышып укырмын.
Фото автор тарафыннан бирелде.
Наилә Касимова (уңда) ахирәте белән.