Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
19 гыйнвар 2018, 11:48

Аларның мөмкинлекләре чикләнмәгән

Безнең коррекция мәктәбендә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 93 бала белем ала. Монда аларга укысын, күңелләренә ятышлы эшләр белән шөгыльләнсен өчен барлык шартлар да бар.

Бездә Стәрлебаштан гына түгел, шулай ук Федоровка, Стәрлетамак, Миякә районнарыннан да балалар белем ала. Иң мөһиме, алар өчен хезмәт дәресләре дә каралган. Егетләр агач һәм слесарьлык эшен үзләштерсә, кызлар тегү осталыкларын өйрәнә (рәсемдә). Уку барышында алар белән 15 укытучы һәм 10 тәрбияче шөгыльләнә. Болардан тыш, бездә информатика, инглиз теле буенча факультатив занятиеләр дә алып барыла. Балалар арымасын өчен алар хәрәкәтле уеннар белән чиратлаштырыла. Укучыларны кызыксындыру өчен күптөрле түгәрәкләр: кул эшләре, шахмат, “Светофор” (монда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр) оештырылган. Безнең тәрбияләнүчеләр еш кына Балалар иҗат йортына кунакка бара, анда рәсем ясау, балчыктан әвәләү белән, техник түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Без шулай ук район авылара китапханәсенә, район Мәдәният йортына, сәнгать мәктәбенә барырга яратабыз, анда безне һәрвакыт шатланып каршы алалар.

Балаларның көне зарядкадан башлана. Алты тапкыр туклану, менюда ашлар, икенче блюдолар, камыр ашлар, компотлар, яшелчә-җимешләр, сөт продуктлары керә. Шулай булгач, балалар да, аларның ата-аналары да яшәү шартларыннан канәгать.

Педагогик коллектив бердәм, тату, эшкә барлык белемнәрен һәм тәҗрибәләрен, йөрәк җылысын бирәләр. Балалар белән эшләүче һәркем җылы мактау сүзләренә лаек. Алар ярдәмендә монда тәрбияләнүчеләр әйләнә-тирә дөньяны өйрәнә, район һәм республика конкурсларында катнашып, җиңүләр яулый. Бу аларны илһамландыра, алга барырга этәргеч бирә.

Безнең шундый яхшы дусларыбыз да бар, алар безгә килә, төрле уенчыклар, канцелярия кирәк-яраклары алып килә, балалар журналларына яздыра. Аларга рәхмәт.

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Дәүләт, мәктәп администрациясе һәм коллективы хәстәрлеге ярдәмендә аларның мөмкинлекләре чикләнми. Чөнки башка балалар кебек үк, алар да укысын һәм үсешсен өчен яхшы шартлар тудырылган.

Дамир КУНАФИН,

Стәрлебаш коррекция мәктәп-интернаты тәрбиячесе.

Читайте нас: